Русия мөселманнарының Диния нәзарәте үз эшчәнлегенең ислам диненең әхлакый кыйммәтләренә һәм Русия кануннарына нигезләнүен белдерде. Нәзарәт үзенең "экстремизмга, радикализмга, чит илләр йогынтысына һәм милләтара дошманлыкка" катнашы булуын кире кага. Мондый белдерү Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновка карата нәфрәт яки дошманлык уятуда гаепләү турында беркетмә төзелгәннән соң чыкты.
Диния нәзарәтендә белдерүләренчә, оешманың мәнфәгатьләре "илнең дәүләт мәнфәгатьләре һәм гамәлдәге кануннарның төп принципларына тулысынча туры килә". Нәзарәтне экстремизм чыганагы итеп күрсәтергә тырышу, алар фикеренчә, җәмгыятьне саклауга түгел, ә дәүләт институтлары белән дин тотучылар арасында, шулай ук төрле халыклар арасында ышанычсызлык тудыруга хезмәт итә. Нәзарәттә мондый кампаниянең "эчке бердәмлеккә һәм традицион дини институтларга ышанычны какшатуы" турында әйтәләр һәм аны Русиянең көндәшләре мәнфәгатьләренә туры килә дип саныйлар.
Диния нәзарәтендә шулай ук милләтара һәм динара киеренкелек туу ихтималы турында кисәттеләр.
Мөхетдиновка карата төзелгән беркетмәне мәхкәмә 11 июньдә караячак. Әлеге маддә нигезендә аңа 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 100 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшр җәзасы яный. Беркетмәнең нинди сәбәп белән төзелгәне әлегә билгеле түгел.
Быел май ахырында Дамир Мөхетдиновка бүлмәсендә "Калка" һәм "После битвы под Суздалем" рәсемнәре өчен административ эш ачулары һәм штраф салулары билгеле булды.
Мәскәүнең район мәхкәмәсе аны дини хисләрне мыскыл итү дип санаган һәм 150 мең сум күләмендә штрф билгеләгән.
Узган ел Мөхетдинов "Татар-информ" агентлыгы журналисты Рәмис Латыйповка әңгәмә бирде. Интервью Дамир Мөхетдиновның эш бүлмәсендә алынды. Анда Калка сугышы күренеше ясалган картина күренә. Бу 1223 елда монголларның Калка елгасы буенда урыс-кыпчак гаскәрләрен тар-мар итүен тасвирлый. Бу күренеш урыс милләтчеләренең ачуын чыгарды һәм Мөхетдиновка һөҗүм башлауга сәбәп булды.
Соңрак басым астында Мөхетдинов әлеге картинаны алып куячагын хәбәр итте. Аны ул Икенче дөнья сугышына багышланган рәсем белән алыштырып куйды.
Бәхәс туганнан соң 2025 елның 17 февралендә Рәмис Латыйповның "Татар-информ" мөхәррире вазифасыннан китүе билгеле булды.
Публицист Харун Сидоров Мөхетдинов Русияне бер милләтле дәүләт итеп төзүчеләргә — дәүләтнең үзенә һәм урыс милләтчеләренә каршы чыкты, шуңа да көчле басымга дучар булды дип әйткән иде.
2025 елның августында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Мөхетдинов мөхәррирлегендә чыккан "Төньяк Кавказда ислам: энциклопедик сүзлек" китабын экстремистик материал дип таныды.
Дамир Мөхетдинов 2012 елда Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары булды. 2017 елдан ул Мәскәү ислам институты ректоры вазифасын башкара. Шулай ук ул "Мәдинә" нәшриятының баш мөхәррире булып тора. Әлеге нәшрият ислам дине, тарих, мәгариф һәм агарту өлкәләренә багышланган китаплар чыгара.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум