Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камадагы йортка эләккән  дрон татар театры артистларының фатирларын һәм машинасын җимергән

Түбән Камага дрон һөҗүме
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00

Түбән Камага дрон һөҗүме

Алар әле вакытлыча урынга, балалар аланына урнаштырылга, диелә.

Түбән Каманың нефть эшкәртү заводларына һөҗүм ителгән дроннарның берсе торак йортка бәрелгән иде. Ул Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артислары Нурсәнә белән Алмаз Хөсәиновларның фатирын җимергән. Фатирда яшәрлек түгел. Йорт ишегалдында торган машина өстенә бетон плитә килеп төшкән, ул да җимерелгән. Гаилә документларын һәм мөһим кирәк-яракларын гына алып өлгергән, диелә татар артистларының хезмәттәшләре тараткан хәбәрдә. Әлеге вакытта гаилә махсус аланда урнаштырылган, диелгән.

Таралган хәбәрдә Хөсәиноваларның гаиләсенә матди һәм рухи ярдәм кирәк дип әйтелә.

Нурсанә белән Алмаз Хөсәиновлар икесе дә Түбән Кама театрында 2014 елдан бирле эшли. Икесе дә Казан театр училищесын тәмамлаганнар. Бер улларын тәрбиялиләр.

12 июньдә Түбән Камада торак йортка дрон бәрелүе аркасында дүрт кеше зыян күрде дип хәбәр ителде. Өч кеше зур стресс кичергән, берсенең яңагына кыйпылчыклар эләккән, дип белдергән иде Татарстан сәламәтлек саклау министры Алмир Абашев. Әмма кемнәр зыян күргән – әйтелмәде.

Бу 12 катлы йортта күбесенчә бюджет системында эшләүчеләр, социаль ипотека түләп торучылар яшиләр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бер ширкәткә дә һөҗүм булуын таныды, ләкин аның исемен атамады.Украина кораллы көчләренең баш штабы исә Түбән Камада урнашкан ТАНЕКО һәм ТАИФ-НК ширкәтләренә һөҗүм ясалды диде. Supernova+ украин каналы хәбәренчә, дрон "Татнефть"кә караучы ТАНЕКО нефть эшкәртү ширкәтенә төшкән.

Украина корллы көчләре Русиядәге стратегик ширкәтләргә даими рәвештә һөҗүм итеп тора. Бу Русиянең Украинага ясалган һөҗүмнәренә җавап итеп эшләнә.

Русиянең Украинага каршы баскын сугышында турыдан-туры Татарстан, аның халкы да зыян күрә.

Русия Украинага каршы алып барган сугышта Татарстаннан һәлак булган хәрбиләр саны 9 меңнән артты. 27 майга без 9 011 һәлак булган хәрби турында мәгълүмат таптык. Башкортстанда бу сан 10 меңне узды. Ике республикада бергә 19 меңнән артык кеше һәлак булган.

Татарстанда мобилизациягә эләгеп, сугышта һәлак булучы кешеләрнең күпләп үлүе күренә. Журналистлар әлегә мондый 960 очракны тапкан. Өченче урында Бурятия республикасы бара – кимендә 733 очрак.

Барлыгы Русиядән сугышта кимендә 18 813 мобилизацияләнүче үлеме теркәлгән.

Рәсмиләр һәр төбәктән сугышка күпме кешене мобилизацияләүне дә, күпме кешенең анда һәлак булуын да хәбәр итми. Соңгы елларда үлгән кеше некрологларында да аларның сугышка нинди статуста киткәнен язмаска тырышалар.

Берничә ел дәвамында Татарстан да, Башкортстан да дрон һөҗүме астында яши. Даими рәвештә дрон һөҗүме куркынычы сәбәпле һава аланнары ябыла, очкычлар тоткарлана, очмый кала. Казанда, Уфада да дроннар торак йортларга эләгә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG