Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт телендә "Вордли" мобил уены чыкты

Башкорт теле дәреслеге, архив фотосы
Башкорт теле дәреслеге, архив фотосы

Уен туган телдә сүз байлыгын арттыруга һәм телне уен аша өйрәнүгә ярдәм итәргә тиеш.

"Вордли" сүз уены башкорт телендә барлыкка килде. "Вордли Башҡортса" дип аталган кушымтада биш хәрефле сүзне алты омтылышта табарга кирәк. Һәр җаваптан соң уен кайсы хәрефнең дөрес урында торуын, кайсысының сүздә бар, әмма башка урында булуын күрсәтә.

Проект авторлары әйтүенчә, башкортча версия туган телдә сүз байлыгын арттыруга һәм телне уен аша өйрәнүгә ярдәм итәргә тиеш. Кушымтада әлегә 4 меңнән артык сүз тупланган.

Ул сынау рәвешендә августка кадәр эшләячәк. Проект Башкортстан башлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылган диелә.

— Уен башкорт телен белүчеләргә дә, аны яңа гына өйрәнә башлаучыларга да туры килә. Монда сүзне табу өчен тел белеме генә түгел, логика һәм сыгылмалы фикерләү дә кирәк, — дигән башкорт телендәге мобил уеннар проекты координаторы Айбулат Ямилов Башньюс басмасына.

  • Башкортстан рәсмиләре башкорт теленең хәле яхшы дип күрсәтергә тырышса да, соңгы елларда, Русиянең башка милли телләренең кебек үк, башкорт теленең кулланылышы тарая бара. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә башкорт телен белүчеләр 6 процентка кимегән.
  • Җанисәп саннарына күрә, бүгенге көндә Русиядә 1,08 миллион кеше башкорт телен белә. 941 мең кеше телне көндәлек тормышта куллана диелә. 2002 елда башкорт телен белүен 1,37 миллион кеше белдергән иде.
  • ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар һәм башкорт телләренә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.
  • Шул ук вакытта, соңгы елларда башкорт телен дигитал мохиткә чыгару омтылышлары күзәтелә. Еш кына мондый проектлар һәвәскәрләр тарафыннан башкарыла.
  • Моның мисалы – башкортча сөйләшүче "Һомай" акыллы колонкасы. Аның турында Азатлык Радиосы элегрәк сөйләгән иде. Ясалма интеллект нигезендә эшләүче акыллы динамик башкорт һәм урыс телләрендә сорауларны аңлый һәм аларга җавап бирә, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итә, башкортча музыка һәм әкиятләр кабыза белә, хәтта башкорт милли ризыклары рецептларын да яңгырата.
  • 2018 елдан Русиядә милли телләрне мәктәптә укыту мәҗбүри түгел, ә ата-аналар сайлавына бәйле итеп калдырылды.

Азатлык Радиосының Әйдә! Online проектында башкорт телен өйрәнү курсы чыккан иде. Ул телне башлангычтан өйрәнүчеләргә багышлана. Курс 20 дәрестән тора, анда иң кирәкле темаларга лексика, диалоглар, аудиолар тәкъдим ителә. Курсны бушлай рәвештә онлайн узып була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG