2025 елда Казандагы иң табышлы биш хосусый мәктәпнең кереме 1,6 миллиард сумга якын булган. Бу башкаладагы барлык түләүле гомуми белем бирү мәктәпләре әйләнешенең 90 проценттан артыгын тәшкил итә.
"Реальное время" басмасы ачык финанс мәгълүматлары нигезендә төзегән рейтингта беренче урыннарны "Казан халыкара мәктәбе" (International School of Kazan), "Бала-Сити", "Унискул", "Академия навыков" башлангыч мәктәбе һәм Казанның иң борынгы хосусый мәктәбе саналган "Елена-Сервис" били.
Хәзерге вакытта Татарстанда 24 хосусый белем бирү оешмасы эшли. Аларның җидесе мәктәпкәчә белем бирә, сигезе — башлангыч гомуми белем, дүртесе — төп гомуми белем, уникеесе — урта гомуми белем бирә. Мондый оешмаларның өчесе шәхси эшмәкәрлек буларак теркәлгән. Бу хакта"Реальное время" басмасына Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иткәннәр.
— Мондый оешмаларның 15е Казанда, өчесе Чаллыда, дүртесе Әлмәттә һәм Чистай һәм Алабугада берешәр урнашкан, дип ачыклык керткәннәр министрлыкта. — Хәзерге вакытта республиканың хосусый мәктәпләрендә якынча 3900 укучы белем ала. Бу Татарстандагы барлык укучылар санының 0,8 проценты тәшкил итә.
Басма язуынча, узган уку елы нәтиҗәләренә күрә, Татарстан башкаласының иң зур керемле биш хосусый мәктәбе рейтингында беренче урынны "Казан халыкара мәктәбе" алган. Биредә җирле түрәләр, чит ил белгечләре вә спортчылар, эшмәкәр балалары укый. Җирле мәгълүмат чаралары әлеге мәктәпкә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшинның уллары әлеге мәктәптә укуын хәбәр иткәннәр иде.
Татарстанның "Электрон белем бирү" порталы мәгълүматларына караганда, мәктәптә 596 укучыга 70 укытучы туры килә.
Мәктәпкә 2016 елда "Связьнефтехим" акционерлык җәмгыяте нигез салган. Хәзер исә белем бирү оешмасы хуҗалары турында ачык чыганакларда мәгълүмат юк. 2021 елдан автоном сәүдәгә корылмаган оешмалар (АНО) Бердәм дәүләт юридик затлар реестрында (ЕГРЮЛ) нигез салучылары турында мәгълүматны бастырудан азат ителде.
Мәктәп ачылганнан бирле мөдир вазифасын Казандагы 19нчы гимназиянең элекке җитәкчесе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Нияз Гафиятуллин башкара.
Уку бәясе баланың яшенә, белем бирү програмына һәм кампус урнашкан урынга карап аерыла. 2025 елда ул айга 89 меңнән 179 мең сумга кадәр тәшкил иткән, ә керү взносы 265 мең сум булган.
11 июньдә 2025–2026 уку елына уку бәяләре турында карар имзаланган. Аңа ярашлы, еллык уку хакы 890 мең сумнан 1,79 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Програмга һәм кампус урнашкан урынга карап билгеләнгән бу бәяләр узган елгы дәрәҗәдә калган.
Соңгы биш елда "Казан халыкара мәктәбе"нең кереме ике тапкырга диярлек арткан: 353,8 миллион сумнан 716,9 миллион сумга җиткән.
2024 елга кадәр мәктәпнең чиста табышы да үскән һәм 74,6 миллион сум тәшкил иткән. Әмма 2025 елны мәктәп 246 мең сумлык зыян белән тәмамлаган.
"Казан халыкара мәктәбе" мөдире Нияз Гафиятуллин "Реальное время" басмасына белдерүенчә, 2025 елда Русия баш прокуратурасы Швейцариядә теркәлгән International Baccalaureate (IB) оешмасын Русия территориясендә "теләнмәгән" дип тану һәм аның програмнарын тыю мәктәп эшчәнлегенә йогынты ясаган.
Шуның нәтиҗәсендә белем бирү оешмасы башка програмга күчәргә мәҗбүр булган. Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары бер үк вакытта Русия дәүләт аттестаты ала һәм британ стандарты буенча A-Level имтиханнарын тапшыру мөмкинлегенә ия.
— Бу карар күп гаиләләрне уйланырга мәҗбүр итте, шуңа күрә быел бездә укучылар саны бераз кимеде. Балаларның китүе 2025 елда зыян барлыкка килүгә китерде, ләкин хәзер без вазгыятьне тигезләдек. Соңгы ярты елда доллар курсы да уңай йогынты ясады.
Без чакырган белгечләр, беренче чиратта чит ил укытучылары, бик кыйммәткә төшә, чөнки без алар өчен Казан мәктәпләре белән генә түгел, бөтен дөнья белән көндәшлек итәбез. Әгәр Дубайда, Австриядә, Көньяк Америкада, Кытайда, Һонконгта яки Вьетнамда эшләү мөмкинлеге булса, Казан да көндәшлеккә сәләтле "социаль пакет" тәкъдим итәргә тиеш, — дип аңлатты ул.
Бу атнада Бизнес Online басмасы мәктәп турында реклам мәкаләсе чыгарды. Анда әйтелгәнчә, мәктәптә ким дигәндә 20 илдән 40 укытучы белем бирә. Әлеге укытучыларның АКШ, Яңа Зеландия, Канада, Испания, Кытай, Британия, Бразилия, Һиндстан һәм башка илләрдән булуы әйтелә.
Русиядә IB оешмасы "теләнмәгән" дип танылгач, мәктәп A-Level програмына күчәргә мәҗбүр булды. Ул мәктәптә Русия дәүләт стандартлары (ФГОС) белән берлектә тормышка ашырылды. Басма язуынча, быел мәктәп әлеге мәгариф програмына күчү эшен тәмамлаган.
Рейтингта икенче урында — 12 еллык тарихы булган "Бала-Сити" мәктәбе. Соңгы биш елда мәктәпнең кереме 2,7 тапкырга артып, 2025 елда 401,8 миллион сумга җиткән. Чиста табышы да 1,7 тапкырдан күбрәк үсеп, 48,2 миллион сум тәшкил иткән. Мәктәптә 399 бала белем ала, аларга 66 укытучы белем бирә.
2024 елдан башлап мәктәпкә нигез салучы итеп Резеда Мөхәммәтшина күрсәтелә. Әмма белем бирү оешмасын гамәлгә Альбина Насыйрова куйган. Ул мәктәп ачылганнан бирле аның җитәкчесе булган, шулай ук "Бала-Сити" күптелле балалар бакчалары челтәренә нигез салучы һәм Татарстан Дәүләт шурасының VI чакырылыш депутаты да булып тора.
Татарстанның "Электрон белем бирү" порталында урнаштырылган бәяләр исемлегенә караганда, "Бала-Сити" мәктәбендә уку, туклану һәм оештыру взносы бергә исәпләнгән. 1–4 сыйныфларда уку бәясе аена 104,5 мең сум, 5–9 сыйныфларда — 115 мең сум, ә 10–11 сыйныфларда — 124,8 мең сум тәшкил итә. Аерым керү взносы турында ачык чыганакларда мәгълүмат юк.
"Реальное время" төзегән түләүле мәктәпләр рейтингында өченче урында — "Унискул" халыкара мәктәбе. Аның кереме 2025 елда 237,3 миллион сумнан артып киткән.
2021 елның декабренә кадәр мәктәпкә нигез салучылар арасында Русия Дәүләт Думасының V чакырылыш депутаты Виктория Черкесова, шулай ук "Лизинг девелопмент" һәм "Орион" җәмгыятьләре булган.
2021 елдан башлап мәктәпнең әйләнеше 10 тапкырга якын арткан. Әмма 2021, 2022 һәм 2025 еллар мәктәп өчен зыянлы еллар булган. Узган ел нәтиҗәләре буенча оешма 7,9 миллион сумлык зыян күрсәткән.
Мәктәптә 210 бала белем ала, аларга 25 укытучы белем бирә. Татарстанның "Электрон белем бирү" порталында урнаштырылган бәяләр исемлегенә караганда, бирегә укырга керергә теләүчеләр өчен керү взносы 190 мең сум тәшкил итә. 1–4 сыйныфларда уку бәясе аена 94 мең сум, ә 5–11 сыйныфларда — 103,5 мең сум. Әгәр уку өчен берьюлы бөтен уку елы (10 ай) алдан түләнсә, 10 процент ташлама каралган.
Дүртенче урында — 2019 елда оештырылган "Академия навыков" тора. Аның еллык кереме 114,8 миллион сум, ә чиста табышы 11,95 миллион сум тәшкил итә. Соңгы ачык мәгълүматларга караганда, оешманың нигез салучысы итеп Наил Абдуллин күрсәтелә. Аның ширкәтләре төзелеш тармагы һәм күчемсез милек белән бәйле.
Соңгы биш елда мәктәпнең кереме 11,6 тапкырга арткан, ә 2021 елда зыян белән эшләгән оешма хәзер якынча 12 миллион сум чиста табыш ала башлаган.
"Академия навыков"та бары тик башлангыч белем (1–4 сыйныфлар) гына бирелә, шулай ук мәктәпкәчә бүлекчә дә бар. Хәзерге вакытта анда 141 укучы һәм 31 укытучы эшли.
2024–2025 уку елында ата-аналар уку өчен елына 478,5 мең сум, туклану өчен көненә 450 сум, ә өстәмә рәвештә канцелярия чыгымнары өчен елына 17 мең сум түли торган булган.
Бишенче урында Казанның иң зур керемле хосусый мәктәпләре рейтингын "Елена-Сервис" мәктәбе тора. Аның җитәкчесе — Наталья Әхәтова. 2025 елда мәктәпнең кереме 112,6 миллион сум тәшкил иткән, бу соңгы биш елда икеләтә диярлек арткан күрсәткеч. Бу — Казандагы иң борынгы хосусый мәктәп, ул 1993 елда нигезләнгән.
Татарстанның "Электрон белем бирү" порталында мәктәптә укучылар саны, укытучылар составы һәм уку бәясе турында мәгълүмат юк. Әмма мәктәпнең үзеннән "Реальное время" басмасына хәбәр итүләренчә, ата-аналар түләве айга 19,6 мең сум, ә керү взносы 10 мең сум тәшкил итә. Шулай ук мәктәптә буш урыннар юк: беренче сыйныфка да, башка сыйныфларга кабул итү инде яз көне үк тәмамланган.
Казандагы "СОЛнЦЕ" мәктәбе мөдире Павел Шмаков кайбер хосусый мәктәпләр аерым фәннәр буенча бик яхшы белем бирә дип саный.
"Мәсәлән, "Елена-сервис" мәктәбендә урыс теле яхшы укытыла. "Казан халыкара мәктәбе", "Бала-Сити" кебек мәктәпләрдә дә укытучылар составы шактый көчле. Әмма, минемчә, анда уку бәясе артык югары. Акчаны күбрәк белем өчен түгел, ә баланың киләчәктә булачак таныш-белешләре һәм элемтәләре өчен түлиләр. Кайбер ата-аналар балаларын нәкъ менә шуның өчен шунда бирә дә. Киләчәктә бу мәктәптә укучылардан хөкүмәт әгъзалары булып китүчеләр дә барлыгы сер түгел. Кайберәүләр Казаннан читтәге абруйлы университетларга яки чит илдәге югары уку йортларына керергә әзерләүгә юнәлеш тота", ди Шмаков "Реальное время"га.
- Шул ук вакытта Татарстанда татар мәктәпләре саны кими. 2024 елда барлыгы 591 татар мәктәбе калган. Чагыштыру өчен, 2010 елда аларның саны 966 булган. Татарстанда татар элитасын тәрбияләүче мәктәпләр юк диярлек.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум