Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда башкорт активистларына каршы лингвистик экспертизалар әзерләгән Айнур Хуҗахмәтов кыйналган

Фаил Алсыновны якларга килгән халык. Баймак, 17 гыйнвар, 2024 ел
Фаил Алсыновны якларга килгән халык. Баймак, 17 гыйнвар, 2024 ел

Куәт оешмаларыннан бу хәл турында аңлатма булмады.

Башкортстанда башкорт активистларына каршы лингвистик экспертизалар әзерләгән филология фәннәре кандидаты Айнур Хуҗахмәтов кыйналган. "Беҙ ҡара халыҡ" оешмасы үзенең Телеграм каналында бу хакта видео чыгарды.

"Башкортларга каршы репрессияләрдә катнашкан һәркемне беләбез. Без бер нәрсәне дә онытмадык, бернәрсәне дә гафу итмәдек. Айнур Хуҗахмәтов Башкортстандагы репрессияләр өчен җаваплы кешеләрнең берсе. Ул халкыбызга күп газап һәм золым китерде. Шушы "эксперт" уйлап чыгарган әшәке һәм ялган гаепләүләр аркасында дистәләгән кеше төрмәдә утыра", диелә анда.

Хуҗахмәтов үзе дә һәм куәт оешмалары да моңа карата әлегә бернинди аңлатма бирмәде.

Айнур Хуҗәмәтов - филология фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технология университеты укытучысы. Башкорт активисты Фаил Алсыновка каршы җинаять эшендә төп экспертизаны ул ясады. Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "кара халык" дигән сүз әйткән. Тикшерүчеләр лингвист фикеренә нигезләнеп, аны "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан диде. Алсынов төрмәгә утыртылды.

Татар энциклопедия институты белешмәсендә кара халык — XIII-XVI йөзләрдә Алтын Урда, Әстерхан, Казан, Себер һ.б. татар дәүләтләрендәге феодаль бәйлелектәге халыкның шартлы атамасы диелә

Хуҗахмәтов элегрәк "Башкорт" оешмасын тыю турындагы эшкә дә, башкорт активистларына каршы ачылган башка эшләрдә дә йомгаклау әзерләгән иде." Прокуратура гаепләүләре, ФСБ һәм Эчке эшләр министрлыгының нәтиҗәләре шул экспертизаларга карап чыгарылды.

  • 2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG