Русия президенты Владимир Путин узган атнада президент каршындагы урыс теле һәм Русия халыклары телләренә ярдәм итү дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру шурасы утырышыннан соң әзерләгән берничә йөкләмәне раслады.
Ул Русия мәгариф министрлыгына "Дәүләт теле буларак урыс теле" курсын югары белем бирүнең федераль дәүләт стандартларына (ФГОС) кертергә кушты. Курс барлык студентлар өчен дә мәҗбүри булачак.
Шура утырышындагы чыгышында Путин әлеге курс кысаларында урыс теленең конституцион статусы һәм Русиянең тел сәясәте мәсьәләләре дә өйрәнеләчәген әйтте.
"Известия" мәгълүматларынча, мәгариф министрлыгы инде бу курсның концепциясен әзерли. Эшче төркем җитәкчесе – Петербур дәүләт университеты дәүләт теле проблемнары фәнни-тикшеренү институты мөдире Сергей Белов сүзләренчә, курста студентдар дәүләт телен куллану тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Сүз дәүләт теле турындагы кануннарны, шулай ук административ хокук бозулар турындагы кодекс һәм тагын якын 15 норматив хокукы акт турында бара. Аларның күбесендә җәмәгать урыннарында урыс булмаган мәгълүматны куллануны тыю һәм чикләү каралган.
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
- 2025 елдан Русия мәктәпләрендә беренче сыйныфларда туган телләрне укыту атнасына ике сәгать урынына бер генә дәрескә калды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум