Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең эре банкы ярдәм хезмәтенә татар теле кертелде

Русия телләренә тәрҗемә ясалма интеллект ярдәмендә башкарыла диелә.

Русиянең иң эре банкларының берсе Сбер банкы мобил кушымтасындагы ярдәм хезмәтенә татар, башкорт, чуаш, удмурт, саха, бурят, осетин, чечен, коми, кабарда-чиркәс, ингуш телләрен өстәде. Хәзер мөштәриләр сорауларын шул телләрдә бирә һәм җавап ала ала. Бу хакта банк үзе хәбәр итте.

Сүз Русия халыклары телләрен белүче хезмәткәрләрне эшкә алу турында түгел, ясалма интеллект ярдәмендә автоматик тәрҗемә турында бара. Тәрҗемә банкның үзенең тел моделе башкара. Мөштәри туган телендә яза, банк хезмәткәре аның соравын урысча күрә. Хезмәткәрнең җавабы исә клиентка кире аның үз телендә килә. Икесе дә бер тәрәзәдә эшли – анда сорау да, җавап та, аларның тәрҗемәсе дә бергә күренә.

Системга барлыгы кырыктан артык тел кертелгән диелә. Русия халыклары телләреннән тыш инглиз, кытай телләре, шулай ук таҗик, үзбәк, кыргыз телләре дә бар.

Банк вәкиле сүзләренчә, элек кайбер клиентлар үз сорауларын урысча ничек әйтергә белмәгәнгә, ярдәм хезмәтенә бөтенләй мөрәҗәгать итмәгән – аларны аңламаслар дип курыкканнар.

Азатлык Радиосы бу хезмәтнең татарча сыйфатын тикшерә алмады. Китерелгән телләр исемлеге – банкның үз мәгълүматы.

Моңарчы Русиянең Элекке Тинькофф Банк да үз банкоматларында хезмәтне татар телендә күрсәтә башлаган иде, мобиль кушымтаның татарча версиясе дә эшли. Моның өчен "Мин татарча сөйләшәм" чарасында банкка рәхмәт хаты бирелде.

Сбер банкына каршы АКШ, Европа Берлеге, Британия, Канада, Япония, Австралия, Яңа Зеландия һәм Швейцария чикләүләре гамәлдә.

  • Узган елны Сбер һәм Татарстан Фәннәр академиясе ясалма интеллект өлкәсендә уртак эшчәнлек турында килешкән иде. Ул чакта аерым игътибар GigaChat нейрочелтәрен татарчага өйрәтүгә биреләчәк диелде.
  • Азатлык Радиосы 2025 елның февралендә популяр нейрочелтәрләрнең татар һәм башкорт телләрен ни дәрәҗәдә белүен сынап караган иде. Белгечләр ул чакта нейрочелтәр язганга йөз процент ышанырга ярамый дип кисәтте.
  • Быелның апрелендә башкортча сөйләшүче "Һомай" акыллы динамигы рәсми рәвештә мари телендә дә эшли башлады.
  • Татарстанда КФУ студентлары башлаган татарча акыллы динамик "Алия" проекты IT-ширкәтләр хезмәттәшлектән баш тарткач тукталып торган иде.
  • 2024 елда Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты татарча текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерүче хезмәтне эшләтеп җибәрде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG