Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзән янындагы логистика үзәгенә дрон һөҗүме омтылышы


Яшел Үзән янындагы логистика үзәгенә дрон һөҗүме омтылышы
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:48 0:00

31 июльдә Татарстанның Яшел Үзән янындагы логистика комплексларына һөҗүм булды. Моны рәсмиләр дә раслады. Аларның белдерүенчә, дроннар шәһәрдән читтә бәреп төшерелгән. Ozon склады хезмәткәрләре эвакуацияләнгән. Wildberries складларында эш гадәти режимда дәвам итә дип хәбәр ителде.

31 июль иртәсендә Татарстанның Яшел Үзән янындагы логистика комплексларына һөҗүм булды.

Моны рәсмиләр дә раслады. Аларның белдерүенчә, дроннар шәһәрдән читтә бәреп төшерелгән.

Ozon склады хезмәткәрләре эвакуацияләнгән.

Wildberries складларында эш гадәти режимда дәвам итә дип хәбәр ителде.

Бүген шулай ук Түбән Камадагы сәнәгать объектларына да һөҗүм омтылышы булды.

Украина Кораллы көчләре Русиядәге стратегик әһәмияткә ия предприятиеләргә даими рәвештә һөҗүм итә. Киев моны Русиянең Украинага ясаган һөҗүмнәренә җавап дип атый.

Соңгы вакытта Русиянең төрле төбәкләрендә Wildberries компаниясенең дистәдән артык складына һөҗүм булган.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG