"Татар хатын-кызлары" комиксы ЮНЕСКОның балалар, яшүсмерләр өчен асаба халыкларының телләрендә чыккан күренекле китаплар коллекциясе исемлегенә кергән. Бу хакта комиксның авторлары "Татарча комикс"ның рәсми каналында хәбәр итте, шулай ук бу хәбәр ЮНЕСКО һәм Яшьләр өчен китаплар буенча халыкара шурасы сәхифәсендә дә раслана.
"Елыйм! Безнең өчен бу — зур шатлык һәм чын күңелдән эшләнгән эш" дип язган алар.
ЮНЕСКОның рәсми каталогында китап Tatar hatyn-kyzlary / Tatar Women исеме белән күрсәтелгән. Басма Казанда нәшер ителгән, китапның телләре — татар, урыс телләре дип билгеләнгән.
"Татар хатын-кызлары" комиксы татарның дүрт күренекле хатын-кызы — беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, композитор Сара Садыйкова, математик Сара Шакулова һәм очучы, Советлар берлеге каһарманы Мәгүбә Сыртланова турында сөйли. Текст авторы — Радиф Кашапов, рәсемнәрне Наталья Якунина, Юлия Галиәкбарова, Руслан Ибраһимов, Арина Филиппова иҗат иткән.
Комикслар авторлары, китап документаль чыганакларга нигезләнгән дип аңлата. Рәдиф Кашапов социаль челтәрләрдә: "Мәсәлән, Сара Садыйкова хикәясе Гөлшат Зәйнәшева китабы ярдәмендә язылган иде, мин аны документаль әсәр дип әйтә алам. Аңлыйсыздыр, теләсә нинди документаль әсәрдә дә барыбер ниндидер читкә тайпылышлар була, мәсәлән, ничек сөйләшкәннәр, тегесе кайда торган, бусы кайда торган һәм башкалар, бөтен нәрсә дә документальлеккә туры килеп бетмидер инде. Гомумән, бу комикслар – документаль әсәрләр: Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның истәлекләре бар, Сара Шакулованың – хатлары, Сыртланова һәм аның хезмәттәшләре турында гомумән күп нәрсә язылган", дигән иде.
"Татар хатын-кызлары" комиксының беренче тиражын 1 мең итеп чыгарылган иде, аннары өстәп тагын 500 данә бастырылды. Ул сатуда бик тиз бетте. Китапханәләргә дә таралды. Комиксны Канада, Төркия, Германия татарлары да сатып алды.
ЮНЕСКОның бу коллекциясенә шулай ук Русиядән тагын берничә китап кергән. Алар арасында вепс, саха, коми, далган һәм фин-угор телләрендә балалар өчен иҗат ителгән китаплар бар.
IBBY–UNESCO Collection of Remarkable Books for Young Readers in Indigenous and Endangered Languages проекты— асаба халыкларның телләрендә һәм юкка чыгу куркынычы янаган телләрдә балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятына багышланган яңа халыкара коллекция. Бу проект 2022–2032 елларга билгеләнгән Халыкара җирле халыклар телләре унъеллыгы кысаларында тормышка ашырыла.
Проект 2025 елда булдырылган. Беренче коллекциягә дөньяның төрле почмакларыннан 500дән артык гариза килгән. 150дән артык телдә 170ләп китап сайлап алынган. Коллекциядә иллюстрацияле китаплар, романнар, биографияләр, график романнар һәм фәнни-популяр әсәрләр булган. Алар 2018–2025 елларда нәшер ителгән.
Коллекциянең рәсми презентациясе 2026 елның 6–9 августында Канаданың Оттава шәһәрендә булган.
Исемлеккә керергә тиеш китапларны сайлап алу шартлары бар. Сайлаганда әдәби һәм сәнгати сыйфат кына түгел, аларның җирле халыклар телләрен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше дә исәпкә алына, дип аңлатыла ЮНЕСКО сәхифәсендә.
Даими коллекция ЮНЕСКОның Париждагы китапханәсендә сакланачак.
Бу китаплар коллекциясенә дөньяның төрле континет, илләр, халыклар китаплары кергән. Мәсәлән, гуринджи телендә китап та исемлеккә кергән. Бу Австралиядәге халыкның теле, бу телдә якынча 50 кеше сөйләшә.
ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы дип аталган проектында татар теленә ЮНЕСКО белгечләре "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.
2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, нибары 2,91 млн кеше көндәлек тормыша куллана.
2002 елгы җанисәптә татар телен 5,3 млн кеше белүен белдергән. 19 ел эчендә Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум