Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросы төзелеше тарихы


Казан метросы төзелеше тарихы
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:50 0:00

2005 елның 27 августынңа Казанда беренче метро станцияләре ачылды. Ул уникаль бер транспорт системасы: ул Советлар берлеге таркалганнан соң Русиядә төзелгән беренче һәм әлегә бердәнбер метро системасы, илдәге башка метролар барысы да совет чорында ачылган иде.

Җәй азагында Татарстан башкаласы Казан метросының туган көнен билгели – ул рәсми төстә 2005 елның 27 августында ачылды.

Бу вакыйга Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткән көннәргә туры килде, һәм бу юкка түгел – метроның барлыкка килүе турыдан-туры меңъеллык тантанасына бәйле.

Совет чорындагы язылмаган кагыйдә шундый иде – метро кебек күп акча таләп иткән транспорт системасы, халкы бер миллионнан арткан шәһәрләргә генә рөхсәт ителде. Казан бу чикне 1979 елның октябрендә узды. 80 еллар башында проектны әзерләү эшләре башланды, ләкин озак та үтмәде, заманалар бөтенләй үзгәрде, советлар иле үзе юкка чыкты. Татарстан суверенитетын игълан итте, ә Русия Казанда метро төзүне үз планыннан 1996 елда бөтенләй алып ташлады.

Әмма якынча шул ук вакытта Мәскәүдә яңа Татарстанны ничек итеп мөстәкыйльлегеннән биздерү юллары турында уйлана башлыйлар һәм моның өчен Казандагы түрәләрне камчылау урынына, аларга кишер тоттыру юлын сайлыйлар. Беренче кишер – Казанның меңъеллыгы һәм шуңа бәйләп анда ниһаять метро кору.

2005 ел – Казан метросының беренче 5 станциясе ачыла. Тагын берничә ел эчендә аларга Кәҗә бистәсе һәм Җиңү проспекты өстәлә.

Яңа станцияләр ачу мөмкинлеге 2013 елда Казанда Универсиада уеннарын үткәрү алдыннан туа – шул елны тагын 3 станция сафка бастырыла һәм Казан метросының беренче линиясе нигездә төзелеп бетә. 2018-дә аңа Имәнлек станциясе өстәлә.

Казан метросы уникаль бер транспорт системасы: ул Советлар берлеге таркалганнан соң Русиядә төзелгән беренче һәм әлегә бердәнбер метро системасы, илдәге башка метролар барысы да совет чорында ачылган иде.

Казан метросы белән беррәттән Русиядә Путиннең нык үзәкләштерелгән унитар хакимият баганасы да корыла, Татарстан үзенең мөстәкыйльлек казанышларын һәм символларын югалта бара һәм нәтиҗәдә суверенитетны төрле алдау кишерләренә алмашу сәясәтенең дә кирәге калмый. Моның мисалы: соңгы 10 эчендә Русиядә 86 метро станциясе ачылды, шуларның 75-е Мәскәүдә, 8-е Питербурда, берәр станция Казан, Ниҗгар һәм Новосибирскида.

Шушы елның азагында Мәскәүдә тагын 5 станция ачарга җыеналар. Казан метросын төзү рәсмән туктатылмады, 2027 елга аның икенче линиясен сафка кертү планлаштырылган. Әмма Путин башлаган сугышның бар илдә тирән икътисади кризиска китерүе бу планнарның да чынга ашуын кичектерә ала. Монысы инде киләчәк тарих. Азатлыктан аерылмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG