Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушнаренкодагы һөҗүм: мәктәпләрдәге агрессиянең чираттагы очрагымы?

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстандагы гимназиядә тугызынчы сыйныф укучысы яшьтәшенә пычак кадаган

Бүген Башкортстанның Кушнаренко гимназиясендә дәрес вакытында тугызынчы сыйныфта укучыларның берсе икенчесен пычак белән яралаган. Бу хакта беренче булып Башкортстанның премьер-министры урынбасары Урал Килсенбаев хәбәр итте. Зыян күрүчене район хастаханәсенә китергәннәр.

Рәсми затлар үсмернең гомеренә куркыныч юк дип белдерә, әмма зыян күрүченең әнисе сүзләренчә, аңа операция ясалган һәм ул реанимациядә ята. Бу хакта ана кеше "Осторожно, Новости" Телеграм каналына белдергән. Шулай ук ул үсмернең Кушнаренко гимназиясенең кадет сыйныфында укуын әйткән.

Ана сүзләренчә, аның улының һөҗүм иткән егет белән мөнәсәбәтләре начар булмаган. Ике арадагы ниндидер низаг турында ул ишетмәгән.

Үсмер аның улына беренче дәрестә үк һөҗүм иткән. Каны аккан үсмергә беренче ярдәмне медицина хезмәткәрләре килгәнче укытучы күрсәткән.

Килсенбаев сүзләренчә, башлангыч мәгълүматларга караганда, низагка шәхси каршылыклар сәбәп булган.

Шаһитләр Telegram каналга сөйләвенчә, иртән һөҗүм итүче егет дәрескә соңга калып кергән һәм белдерелгән шелтәне инкарь иткән. Пычак кадаучы сыйныфташы артында басып торган. Шулай ук "Осторожно, новости" язуынча, 14 яшьлек һөҗүм итүче сыйныфташының уң яктан муенына берничә тапкыр кухня пычагы кадаган.

Һөҗүм ясалган егет спорт, аерым алганда самбо белән шөгыльләнгәне әйтелә.

Mash Batash һөҗүм итүче егетнең әтисенә сылтанып язуынча, соңгы дүрт елда аның улын мәктәптә кыерсытканнар.

Тикшерү комитеты үсмергә каршы үтерүгә омтылуда шикләнеп, җинаять эше ачкан.

Уклар башлануга гына карамастан, ике көндә инде өч күңелсез очрак булды. Бүген Яңа Мәскәүдә дә бишенче сыйныфта укучы укытучыны яралаган. Укучының сәламәтлеге белән проблемнары булган диелә. Сакчылар аны туктатып кала алган. Укытучы җиңелчә генә яралар алган.

Кичә, 1 сентябрьдә Красноярски төбәгенең Кански шәһәрендә җиденче сыйныфта укучы кыз укытучыга һөҗүм иткән иде.

Элегрәк психолог Азатлык Радиосына һөҗүмнәр кешеләрдә курку арту белән бәйле дип сөйләгән иде.

"Соңгы еллардагы сәяси репрессияләр, ковид, тотрыксызлык... кешеләрдә курку арта. Хәзер менә һәр йортка кагылачак сугыш. Бу депрессия генә түгел, ә кешеләр арасында психик авырулар, үз-үзенә кул салучыларны арттырачак.

Яшьләр һәм балаларга иң авыры, чөнки аларның киләчәген урладылар. Шуңа балаларга аеруча игътибарлы булу кирәк. Өлкәннәр әзме-күпме тотрыклы тормышта яшәп калды", дигән иде ул 2022 елны.

Башкортстанда кадет сыйныфы укучысы яшьтәшенә пычак кадаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:02 0:00

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG