Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда кадет сыйныфы укучысы яшьтәшенә пычак кадаган


Башкортстанда кадет сыйныфы укучысы яшьтәшенә пычак кадаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:02 0:00

Кушнаренко гимназиясендә 9 сыйныф укучысы яшьтәшенә пычак белән һөҗүм иткән. Яраланучыга операция ясалган, хәзер ул реанимациядә. Рәсмиләр аның гомеренә куркыныч юк дип белдерә. Тикшерү комитеты үтерүгә омтылу турында җинаять эше ачкан.

Кушнаренко гимназиясендә 9 сыйныф укучысы яшьтәшенә пычак белән һөҗүм иткән.

Яраланучыга операция ясалган, хәзер ул реанимациядә. Рәсмиләр аның гомеренә куркыныч юк дип белдерә.

Зыян күрүченең әнисе сүзләренчә, ике егет арасында җитди низаглар булмаган.

Әмма кайбер телеграм-каналлар язуынча, һөҗүм итүченең әтисе соңгы елларда улын мәктәптә кыерсытулары турында сөйләгән.

Ике үсмер дә кадет сыйныфында укыган. Кадет сыйныфларында гадәттә хәрби-патриотик тәрбиягә, физик әзерлеккә күбрәк игътибар бирелә.

Тикшерү комитеты үтерүгә омтылу турында җинаять эше ачкан.

Уку елы башлануга әле ике көн дә узмады, ә Русиянең өч мәктәбендә пычак һөҗүме булды.

Русия Украинада сугыш башлаганнан соң, мәктәпләрдә милитаристик рух артты.

Мәктәпләргә хәзер төрле чараларга сугышта катнашучыларны да еш чакыралар.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG