Казан кешесе Николай Колесов "Русия боралаклары" җитәкчесе вазифасыннан китте. Рәсми рәвештә моның сәбәпләре аңлатылмый. Әмма "Бизнес Онлайн" басмасы чыганакларына таянып язуынча, Колесовның дәүләт ширкәте эчендәге кагыйдәләрне читләтүе низагларга китергән булуы мөмкин.
"...Эш шунда ки "Ростех"ка карарлар кабул итү тәртибе кебек бик күп кагыйдәләр бар, ә ул аларны катгый үтәмәде, һәм аны беркем дә туктата алмады. Минемчә, күп очракта бу акланган иде, чөнки дәүләт корпорациясендә булдырылган системда бер мәсьәләне дә тиз генә хәл итеп булмый. Шуңа күрә ул карарларны үзе кабул итә һәм аларны турыдан-туры җитәкчелек белән килештерә иде. Бу хәтта йогынтысы зур булган шәхесләр белән дә җитди низагларга да китерде", дигән чыганак.
Шул ук вакытта Колесов җитәкләгән чорда "Русия боралаклары" һәм Казан боралак ширкәтенең берничә зур проекты гамәлгә ашырылды. Ширкәт бурычлар проблемын хәл итә алды, яңа җитештерү урыннары ачылды, импортны алыштыру програмнары алга китте, "Ансат" һәм "Ми-38" боралакларын яңарту эшләре барды.
Ләкин соңгы елларда Колесов исеме җитештерү күрсәткечләре белән генә түгел, аның гаиләсендәге мөлкәте турында чыккан хәбәрләр белән дә танылды.
2025 елда Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) Колесов һәм аның туганнарына бәйле дип саналган активлар турында тикшерү чыгарды. Фонд мәгълүматынча, әлеге мөлкәтнең гомуми бәясе якынча 14 миллиард сум тәшкил итә.
Фонд белдерүенчә, кыйммәтле күчемсез милекләр, очкычлар һәм башка байлыклар Колесов балалары, апасы һәм элекке хатыны исеменә рәсмиләштерелгән. Тикшерүдә Испания, Гарәп Әмирлекләре, Кырым һәм Мәскәү тирәсендәге йортлар телгә алына.
Фонд аерым алганда Майорка утравындагы виллаларга игътибар итте. Тикшерү уздыручылар мәгълүматынча, 2022 елда Колесовның дүрт яшьлек кызы Николь исеменә Пальма-де-Майоркада берничә миллион еврога бәяләнгән йорт рәсмиләштерелгән. Аның базар бәясе биш миллион евро дип исәпләнә.
Шулай ук улы Алексей исеменә дә Испаниядә берничә йорт теркәлгән дип әйтелде.
2026 елның мартында Испаниянең El País басмасы Майорка утравында полициянең берничә виллада тентү үткәрүе турында хәбәр итте. Басма чыганаклары сүз Колесов гаиләсе белән бәйле булырга мөмкин күчемсез милек турында булуын әйтте.
El País мәгълүматынча, тентүләр Кальвиядагы ике виллада узган. Басма аларның Алексей Колесов исеменә теркәлгән булуын язды. Алексей 2024 елны өч йорт алган һәм аларның бәясе ун миллион евро диелде.
Шулай ук "Русия боралаклары" башлыгының якыннарында Сербия, Испания, Кыпрыс ватандашлыгы булуы ачыкланган.
Күчемсез милектән тыш Колесовта биш миллион долларлык Agusta-Westland 109 боралагы һәм 20 миллион долларлык Bombardier Global Express вә 10 миллион долларлык Embraer Legacy 650 бизнес джеты булуы әйтелә.
Фонд шулай ук Колесовны дәүләт саклану корылмаларын хосусыйлаштыруда гаепләде һәм әлеге материалларны Русиянең хокук саклау оешмаларына тапшырганын белдерде. Колесов үзе бу гаепләүләргә анык җавап бирмәде.
Колесов хезмәт юлын 1990 елларда Казандагы "Элекон" ширкәтендә башлады. 2007-2008 елларда Амур өлкәсе губернаторы булды, аннары "Ростех" ширкәтләрендә эшләде. 2009 елдан "Радиоэлектрон технологияләр" ширкәтен җитәкләде, аннары "Русия боралаклары" оешмасына җитәкче итеп билгеләнде.
"Русия боралаклары" ширкәтен Русиядәге төп боралак төзү ширкәтләрен, шул исәптән Казан боралак заводын да үз эченә ала. Ширкәтнең баш бинасы Мәскәүдә урнашкан.
Гомумән Колесов һәм аның гаиләсе тирәсендәге сораулар соңгы елларда гына барлыкка килмәде. 2011 елда ук медиалар Колесовның бизнес активларын һәм сәяси йогынтысы турында язган иде.
Шул елны Казанда чыгучы "Деловой квартал" журналы тышлыгында Николай Колесовның кызы, 26 яшьлек Анастасия Колесова пәйда булды. Ул вакытта ук Колесовлар гаиләсе 2010 елда сатып алган "Татсоцбанк"ның идарә рәисе вазифасын башкарды.
Әңгәмәдә Колесова банкны сатып алу тәкъдиме әтисеннән чыкканын сөйләде. Аның сүзләренчә, банк беренче чиратта гаилә контролендәге активларга хезмәт күрсәтү һәм финанс агымнарын күзәтү өчен кирәк булган. Ул вакытта матбугат Колесовлар контролендә булган "Элекон", "Казан оптика-механика ширкәте һәм башка активлар турында язды. Шул ук вакытта Николай Колесов инде "Ростех" структурасына кергән "Радиоэлектрон технологияләр"не җитәкли иде.
Колесовлар – Татарстанда танылган эшмәкәрләр гаиләсе булды. Николай Колесовның улы – Александр "КАН АВТО" автодилер төркеме белән, ә кызы Анастасия алда язганыбызча "Татсоцбанк" белән идарә итте. Анастасиянең ире "Элекон" белән җитәкчелек иткән, соңрак "Радиоэлектрон технологияләр" концернына кергән "Кабель сәнәгатенең аерым конструкторлык бюросы" оешмасын җитәкләгән.
Колесовлар сәясәткә дә керде. Анастасия Колесова Татарстан дәүләт шурасы депутаты, ә аның энесе Александр Колесов Казан шәһәр думасы депутаты булып сайланды. Бу Николай Колесовның беренче никахыннан булган балалары.
Шул ук вакытта Николай Колесов тирәсендә коррупциягә бәйле гаепләүләр дә яңгырады. 2007 елда Николай Колесов Амур өлкәсенең губернаторы итеп билгеләнгән иде. Бер елдан Колесов такымының берничә кешесе җинаять эшләре фигурантлары булганнан соң, ул вакыттагы президент Дмитрий Медведев аны "үз теләгем белән" дигән гариза яздырып эштән җибәрде.
Әмма әлеге вазифасыннан киткәннән соң ул федераль дәрәҗәдәге җитәкче вазифаларын саклап калды һәм хәрби-сәнәгать өлкәсендә җитәкчелек эшен дәвам итте.
Хәзер дә Колесов эшен "Ростех" ширкәтендә дәвам итәчәк.
- "Русия боралаклары" холдингына конструкторлык бюролары, боралак заводлары, шул исәптән Казан боралак ширкәте, комплектлау эшләнмәләрен җитештерү, төзәтү һәм хезмәт күрсәтү оешмалары, очкычларны төзәтү заводлары һәм сервис ширкәтләре керә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум