Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән Айсуак Яугастинга җәзаны йомшарткан

Айсуак Яугастин
Айсуак Яугастин

Пермьдәге мәхкәмә «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән тагын бер кеше - Айсуак Яугастинга җәзаны йомшарткан  

Пермьнең Мотовилихин район мәхкәмәсенең 48 яшьлек Айсуак Яугастинга билгеләнгән җәзаны йомшартуы турында "Idel.Реалии" хәбәр итә. Яугастинга нинди җәза билгеләнүе турында билгеле түгел.

Ижауның Ленин районы мәхкәмәсе 2025 елның сентябрендә Яугастинны биш ел да алты ай колониягә хөкем иткән иде. Аны киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе, 1 өлеше) гаепле дип таптылар.

▪️"Баймак протестлары" вакытында тоткарланган алты бала атасы Айсуак Яугастин турында элек Youtube-та фильм чыккан иде. Анда Яугастинның гаилә тарихы, хезмәте, тикшерү изоляторыннан килгән хатларның эчтәлеге бирелә.

▪️2024 елдв әтисе тоткарланганнан соң Яугастинның 20 яшьлек кызы Алита Русия президентына видеомөрәҗәгать белән чыккан иде. Ул әлеге хәлләр турында Азатлык Радиосына да сөйләде.

▪️"Баймак эше"ндә хөкем ителүчеләргә җәзаларның ни сәбәпле йомшартылуы турында монда укырга була.

"Баймак эше"

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 80гә якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG