Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмурт галиме Альберт Разинның теле хакына үлеменә 7 ел


Удмурт галиме Альберт Разинның теле хакына үлеменә 7 ел
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:44 0:00

10 сентябрьдә, удмурт галиме һәм милли хәрәкәт активисты Альберт Разинны искә алдылар. 2019 елның 10 сентябрендә Разин Удмуртия Дәүләт Шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төртә. Берничә көннән ул хастаханәдә вафат була.

Разин гомерен удмурт телен һәм мәдәниятен яклауга багышлый. Ул балаларның удмурт телен өйрәнүен һәм телнең җәмгыятьтә киңрәк кулланылуын таләп итә.

Үз-үзенә ут төрткәндә ул кулында удмурт халкын һәм телен саклауны таләп иткән плакатлар тотып тора.

Русиянең рәсми җанисәпләренә күрә, 2010–2021 елларда удмурт телен белүчеләр саны 324 меңнән 255 меңгә кадәр кимегән.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG