Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда сугышта һәлак булган хатын-кызны җирләделәр

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хатын сугышта сержант дәрәҗәсендә булган.

13 сентябрьдә Башкортстанның Кушнаренко районында сугышта һәлак булган Алинә Волкованы җирләгәннәр. Бу хакта район башлыгы Марат Латыйповка сылтама белән UFA1 сәхифәсе хәбәр итә.

Басма язуынча, Волкова сержант дәрәҗәсендә булган һәм яраланучыларны эвакуацияләү өчен җавап тоткан.

"Алинә Рамил кызы фронтка ихтыяри буларак китте", дигән район башлыгы.

Бүгенге көндә сугышта Башкортстаннан ким дигәндә 10700 кеше һәлак булды. Моңа кадәр Азатлык Радиосы исемлегендә һәлак булучыларның барысы да ирләр иде.

Русиядә сугышка хатын-кызларны да җәлеп итүләре турында хәбәрләр 2023 елда күренә башлады.

Север.Реалии сугышта контракт белән хезмәт итәргә булган кайбер хатын-кызларның язмышы турында тикшеренү чыгарган иде. Алар офицерларның медицина роталарындагы хатын-кызларны үзләре белән бергә яшәргә мәҗбүр итүен сөйли. Кайберләре өчен бу фронтта исән калу өчен бердәнбер мөмкинлек булган.

2023 елның август аенда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың хәрби комиссариаты белгечләре катнашында ашыгыч киңәшмә үткән иде. Анда республикада табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны Украинадагы сугышка җибәрү турында сөйләшүләре хәбәр ителде.

Шул ук вакытта Украинадагы сугышка фельдшер һәм пешекче булып киткәннәрне саперлар һәм штурмчылар булырга мәҗбүр итүләре билгеле булды. Елена исемле хатынның иптәш кызы сугышка пешекче булып киткән, ул фронттагы улы янәшәсендә булырга теләгән. Әмма сугышка киткәч бер атнадан соң ук аны машина йөртүче итеп куйганнар. "Ботка пешерергә киткән иде, УАЗга утырттылар. Машина йөртүче булачаксың, каядыр әйберләр илтәчәксең дигәннәр. Алгы сафкамы- төгәл белмим, аның белән элемтә инде юк", дип сөйләгән "Можем объяснить"ка Елена.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG