Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: 18 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Ленур Халиловның хәле авыр

Ленур Халилов
Ленур Халилов

Ул хастаханәдә ята һәм инвалид арбасында гына йөри

Хокук яклаучылар 18 елга ирегеннән мәхрүм ителгән бавыр яман шеше, С һепатиты һәм башка чирләр белән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте хастаханәсендә (ФСИН) ятучы "Алушта" җәмгыяте рәисе кырымтатар Ленур Халиловның хәле бик авыр булуын әйтә.

APUS хокук яклау проекты хәбәр итүенчә, аны азат итүдән баш тарталар. Хокук яклаучылар мәгълүматынча, Халилов инде кеше ярдәменнән башка йөри алмый, ә сызланулары бик көчле. 15 сентябрьдә адвокаты Хәлиловны ФСИН хастаханәсеннән режим чикләүләре булган махсуслашкан медицина оешмасына күчерүне сорап гариза тапшырган. Проект мәгълүматынча, ул очракта Халилов якыннары белән була алыр иде.

Хәлиловның авыр хәле турында хокук яклаучылар июль аенда ук хәбәр иткән иде.Кырымтатар хокук яклаучысы Лутфие Зудиева ирне инвалид арбасында гына йөрүен, ә йөргәндә башка кешеләр ярдәме мохтаҗ булуын язган иде. Ул вакытка кадәр инде Халилов ике айдан артык хастаханәдә яткан булган.

Узган ел августта Ленур Халиловны сәламәтлеге сәбәпле колониядән азат иткәннәр иде. Әмма соңрак прокурор бу карарга шикаять бирде, һәм мәхкәмә аны яңадан колониягә кайтару турында карар чыгарды.

Аны колониядән авыруы сәбәпле азат иттеләр, чөнки төрмәдә утырганда яман шеш ачыкланды. Моннан тыш аның икенче дәрәҗәдәге кан басымы авыруы, хроник С-һепатиты, бөерендә ташлар һәм бавырында кечкенә кисталар барлыгы әйтелде.

Архангельскиның Исакогорский мәхкәмәсе аның колониядә тотыла алмавын әйтеп, азат итү карарын чыгарды, ләкин соңрак, Халилов өенә кайткач, прокурор карарны шикаять итте.

Адвокат Эмил Курбединов сүзләренчә, прокурор мәхкәмәдә Халиловны "аеруча да куркыныч җинаятьче" булуын мәхкәмә исәпкә алмаган дип сөйләгән.

Архангельски өлкә мәхкәмәсе Халиловны кире колониягә кайтару турында карар чыгарды. Ул яңадан Русиянең Архангельскидагы төзәтү колониясенә кайтарылды.

"Бернинди дарулар да бирмиләр. Бавыры бик авырта. Көче калмаган, хәлсез. Көн саен шалтыратып, ярдәм күрсәтелмәве турында әйтә — бары тик анальгин гына бирәләр, анысын да [караучылар] көчкә риза булып. "Синең авырулардан дәва юк, без сине дәвалый алмыйбыз", диләр. Үзләре дә аны кире кайтаруларына аптырыйлар", — дип сөйләгән Халиловның колониягә кайтарылуыннан соң хатыны Умида Худойбердиева.

  • 2019 елда Алуштада, Корбек, Кучюк Ламбат (Малый маяк) авылларында куәт төркемнәре дүрт кырымтатар йортында тентүләр уздырып "Алушта" җәмгыяте рәисе Ленур Халилов ревизия комиссиясе әгъзасы Руслан Месутов һәм тагын ике кешене сак астына алды. Алар Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнде.
  • Русия төрмәсендә инде үлүче кырымтатарлар да бар. 2025 елны 60 яшьлек кырымтатар Рустем Вирати үлде. Ул Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә утырган.
  • 2023 елны 13 елга хөкем ителгән өлкән яшьтәге икенче төркем инвалиды Җемил Гафаров тиешле табиб ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле шулай ук төрмәдә үлде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
​
XS
SM
MD
LG