24 сентябрьдә Лабытнанги шәһәр мәхкәмәсе сәяси тоткын математик Азат Мифтаховның хокуклары бозылган дип таныды. RusNews язуынча, мәхкәмә аның хатыны Лена Горбаньны дүрт тапкыр яклаучы сыйфатында колониягә кертмәүне канун бозу дип бәяләгән. Шул ук вакытта Мифтахов тоту шартлары бозылуы өчен компенсация ала алмаган. Колония хезмәткәрләре гамәлләре дә канун бозу дип танылмаган.
Элегрәк ул колония хезмәткәренең аны көчле яңгыр вакытында ачык һавага су агызу системы булмаган җиргә чыгаруын сөйләгән иде. Мифтахов сүзләренчә, хезмәткәр аны ишегалдына чыгарып: "Йөзә беләсеңдер дип өметләнәм", дигән. Юешләнмәс өчен, сәяси тоткынга эскәмиягә аяклары белән менеп басарга һәм камерага керткәннәрен бер сәгатьләп көтәргә туры килгән.
Мифтаховның хатынына җибәрелгән җавапта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте колониядәге барлык мәйданчыкларның да шундый булуын, ә Мифтаховны урамда дымлы булуы турында кисәтелгәнен белдергән. Колония җитәкчелеге белдерүенчә, хезмәткәр Азатка "йөзә белү" турында сорау бирелмәгән.
Моңа кадәр, 22 сентябрьдә узган утырыш вакытында, Лабытнанги мәхкәмәсе хөкемдары карар кабул итү өчен залдан чыгып киткәч, видеоконференция элемтәсе өзелде. Мифтаховны яклау тарафы мондый шартларда утырышта катнашудан баш тарткан, ә Азат үзе адвокатсыз сорауларга җавап бирмәвен белдергән.
- Азат Мифтахов инде сигезенче ел зинданда. Башта, хулиганлыкта гаепләп, аны 6 еллык колониягә хөкем иттеләр, ә 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар.
- 21 апрельдә, Харп бистәсендәге "Полярная сова" (ИК-18) колониясенә килеп җиткәч тә, Азат Мифтахов төрмә җитәкчелеге тарафыннан газаплануы турында хәбәр итте. Сәяси тоткын сүзләренә караганда, аны ток белән җәзалаганнар, аякларын ябыштыргыч тасма белән бәйләп, үкчәләренә агач чүкеч белән сукканнар һәм көчләү белән янаганнар. Мифтахов әлеге мыскыллауларда катнашкан төрмә хезмәткәрләренең исемнәрен атаган.
- The Insider Мифтахов искә алган Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (ФСИН) ике хезмәткәренең кем булуын ачыклаган. Алар – Төмәннән Михаил Соболев һәм Свердловски өлкәсеннән Павел Киселёв. Мифтахов сүзләренә караганда, Соболев үзе кыйнауларда, көчләү белән янауларда һәм җәзалауларда катнашкан, ә Киселёв сәяси тоткынны ток белән җәзалаган бүлмәдә булган. Мәхкәмә бу гаепләүләрне кире какты.
- Төрмә шартларына һәм газаплауларга карамастан, яшь галим фән белән шөгыльләнүен дәвам итә. Мәләкәс төрмәсендә утырган вакытта ул тикшеренүләр уздырган, шуларны мәкалә итеп туплап хат итеп якыннарына юллаган. Азатка теләкләшлек күрсәтүчеләр аны Франциягә юллаган. Август аенда Франциянең математика фәненә багышланган RMS (Revue de la filière mathématiques) журналында Мифтаховның фәнни эше басылып чыкты. Журналның август санында чыккан мәкалә "Гильберт киңлегендә Чуи гипотезасы" дип аталган. Ул бу фәнни эшен Мәләкәс төрмәсендә утырган вакыттта язган. Мифтахов моңа кадәр дә фәнни эшләр язды. Бу аның беренче тапкыр кулга алынганнан соң басылган өченче фәнни хезмәте. 2020 елда "Bulletin of the Polish Academy of Sciences. Mathematics" журналында Азат Мифтаховның Сергей Березин белән берлектә язган мәкаләсе дөнья күрде, 2021 елда "Rivista di Matematica dell’Università di Parma" журналы Мифтаховның авторлыгы белән аның икенче фәнни хезмәтен бастырды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум