Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси тоткын Азат Мифтахов төрмәдә утырып чираттагы фәнни эшен язган

Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Татар галименең математика буенча фәнни хезмәте Франциясенең фән журналында басылып чыккан. Бу эшне ул Мәләкәс төрмәсендә утырган вакытта башкарган.

Франциянең математика фәненә багышланган RMS (Revue de la filière mathématiques) журналында татар галиме Азат Мифтаховның фәнни эше басылып чыккан. Журналның август санында чыккан мәкалә "Гильберт киңлегендә Чуи гипотезасы" дип аталган. Ул бу фәнни эшен Мәләкәс төрмәсендә утырган вакыттта язган. Бу хакта Азат Мифтаховка теләктәшлек белдерүче төркем хәбәр итә.

Алар аңлатуынча, төрмәдә утырган Азат математика белән шөгыльләнергә тырыша. Шартлар уңай булмаса да, ул фәнне ташламый. Мәләкәс төрмәсендә утырган вакытта ул тикшеренүләр уздырган, шуларны мәкалә итеп туплап хат итеп якыннарына юллаган. Азатка теләкләшлек күрсәтүчеләр аны Франциягә юллаган. Аны француз математигы, Solidarité FreeAzat әгъзасы Бернар Ранде укыган, тикшергән. Аның ярдәмендә Азат Мифтаховның бу фәнни эше журналда басылып чыккан. Ранде моңа кадәр Мифтаховка, хезмәттәше буларак, ярдәм итәргә теләгән һәм аңа Чуи гипотезасы белән бәйле мәсьәлә җибәргән. Бу чишелеше табылмаган математик мәсьәлә булган, дип аңлата Мифтаховка ярдәм итүчеләр.

Төрмәдә утырган Мифтахов бу мәсьәләне якынча дүрт ай дәвамында өйрәнгән. Аның ни интернетка керү мөмкинлеге булмаган, төрмәдә ни фәнни китапханәдә кирәкле китапларда булмаган, башка математиклар белән фикер алышу мөмкинлегеннән дә мәхрүм. Әмма шушы шартларда да татар галиме бу мәсьәләне чишкән һәм аның юлларын тәфсилләп язган, аңлаткан. Моннан тыш ул гомуми нәтиҗәгә ирешүен дә тасвирлаган. Шул эше журналда басылып чыккан да.

Галим Ранде бу нәтиҗәне француз телендә бастырып чыгарырга ярдәм иткән. Моннан тыш Италиянең мәшһүр Пиза университеты Азат Мифтаховның әлеге эшен, ул чыгарган нәтиҗәләрне 2027 елның апрелендә узачак фәнни семинарда тәкъдим итәчәк. Университет моның өчен Азат Мифтаховка рәсми рәвештә чакыру җибәргән.

Мифтахов моңа кадәр фәнни эшләр язды. Бу - аны беренче тапкыр кулга алынганнан соң өченче басылып чыккан фәнни хезмәте. Төрмәдә утырып өч фәнни эшен язып матубгатта бастыра алды. 2020 елда "Bulletin of the Polish Academy of Sciences. Mathematics" журналында Азат Мифтаховның Сергей Березин белән берлектә язган мәкаләсе дөнья күрде. Ә 2021 елда "Rivista di Matematica dell’Università di Parma" журналы Мифтаховның авторлыгы белән икенче фәнни хезмәтен бастырды.

  • МДУның механика-математика факультеты аспиранты Азат Мифтахов беренче тапкыр 2019 елда кулга алынды. 2021 елның гыйнварында аны "Бердәм Русия" фиркасенең офисына һөҗүм итү эше нигезендә 6 елга хөкем ителде. Тикшерүчеләр фикеренчә, Мифтахов башка анархистлар белән бергә тәрәзәне ватып, эчкә төтен шашкасы ыргыткан. Мифтахов гаебен танымады. Бу эштә гаепләүчеләр яшерен шаһит күрсәтмәләрен кулланды. Ул Азатны кашлары буенча таныдым дип сөйләгән иде. Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясенде утырды.
  • 2023 елда аның төрмә мөддәтте бетеп Азат Мифтахов иреккә чыгарга тиеш иде. Әмма төрмәдән чыккандңа аны кабат тоткарлыдылар. Әнисе белән 5 минут күрешергә рөхсәт ителде. Мифтаховны "террорчылыкны аклау"да гаепләделәр һәм шул эш нигезендә хөкем иттеләр. Аның 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачагы әйтелде. Мифтахов башта Сембер өлкәсендәге Мәләкәс төрмәсендә утырды.
  • Азат Мифтахов 21 апрельдә, Харп бистәсендәге "Полярная сова" (ИК-18) колониясенә китерелде. Китерү белән сәяси тоткын газаплауга дучар булды. Мифтахов сүзләренә караганда, аны ток белән газаплаганнар, агач чүкеч белән үкчәләренә сукканнар һәм көчләү белән янаганнар. Мифтахов мыскыллауларда катнашкан төрмә хезмәткәрләренең исемнәрен атады.
  • The Insider Мифтахов искә алган ике Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәренең кем булуын ачыклаган иде. Алар — Төмәннән Михаил Соболев һәм Свердловски өлкәсеннән Павел Киселёв. Мифтахов сүзләренә караганда, Соболев үзе кыйнауларда, көчләү белән янауларда һәм җәзалауларда катнашкан, ә Киселёв сәяси тоткынны ток белән җәзалаган бүлмәдә булган. Мәхкәмә бу гаепләүләрне кире какты. Аларга берни булмады.
  • Мифтаховның әнисе, хатыны аның белән күреште, гәрчә аның белән очрашулап катлауланды, бару ерак дип зарланды.
  • Активистлар төрмәдә утырган татар галиме Азат Мифтаховка Франциядәге Сен-Дели шәһәренең мактаулы ватандашы исемен бирүне сорады. Сен-Дени шәһәрендә дә, Парижда да Азат Мифтаховны яклап даими урам җыеннары уза, конференцияләр уза. Франция галимнәре Азат Мифтаховны төрмәдән азат итүне даими таләп итә.

    🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG