Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар?

Фәрит Абдулганиев
Фәрит Абдулганиев

Азатлык Радиосы аралашкан белгечләр Фәрит Абдулганиев шәхесе Казанга да, Мәскәүгә дә уңайлы, кирәкмәгәндә «сюрприз» ясамаячак, дип саный.

Татарстанның сәяси мәйданында үзгәрешләр. Республиканың Дәүләт Шурасына яңа рәис сайланды. Республика парламентын 50 яшьлек Фәрит Абдулганиев җитәкли башлады. Аның өчен 81 депутат тавыш бирде, бер депутат каршы чыкты. Абдулганиев үзе исә депутат мандатын рәис итеп сайланырга берничә көн кала гына алды.

Абдулганиев Татарстан хакимиятендә яңа кеше түгел. Ул дәүләт системында озак еллар эшләде, дәүләт системында төрле вазифаларда эшләгән түрә. Башта Казан башкарма комитетында хезмәт куйды, Универсиада авылы мэры булып эшләде, Татарстанның экология һәм табигый байлыклар, аннары икътисад министрлыкларын җитәкләде. Соңрак республика җитәкчесе ярдәмчесе, Татарстанның эшмәкәрләр хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле булды.

Сәясәттә бернинди дә тәҗрибәсе юк диярлек. Абдулганиев моңа кадәр депутат булмады, парламент сәясәтендә катнашмады, җәмәгатьчелек алдында үз сәяси позициясен белдермәде, мөстәкыйль шәхес буларак танылмады. Аның карьерасы тулысынча башкарма хакимияткә һәм дәүләткә бәйле.

Бу яктан Абдулганиев 1998 елдан 2026 елга кадәр Татарстан парламентын җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшиннан нык аерыла. Мөхәммәтшин Татарстан сәяси мәйданында очраклы шәхес булмады. Ул Югары Советны 1991–1995 елларда, премьер-министр вазифасын 1995–1998 елларда, Дәүләт Шурасын 1998 елның маеннан 2026 елның 17 мартына кадәр җитәкләдею 1990нчы еллардан башлап Татарстан белән Мәскәү арасындагы катлаулы сәяси мөнәсәбәтләр корылганда, бу сәяси хәлләрнең үзәгендә булды. Абдулганиев исә бөтенләй башка буын һәм башка сәяси мәктәп вәкиле.

Бүген Татарстан парламенты мөстәкыйль сәяси үзәк булып күренмәскә дә мөмкин. Әмма республика Конституциясе нигезендә Дәүләт Шурасы - Татарстанның кануннар чыгаручы бердәнбер дәүләт хакимияте органы. Ул Конституцияне үзгәртә, кануннар һәм бюджет кабул итә ала, республика өчен мөһим мәсьәләләр буенча карарлар чыгара.

Бүген сәяси вертикаль көчле заманда Татарстан парламенты курчак театры буларак та кабул ителә ала. Аның статусы формаль кебек тоелырга мөмкин. Әмма Русиядә сәяси вазгыять кискен үзгәрсә, Мәскәү хакимияте көчсезләнсә яки дәүләт зур сәяси кризис эченә батса, Татарстан парламентының роле дә үзгәрергә мөмкин. Татарстан тарихында мондый тәҗрибә инде булды: Советлар Берлеге таркала башлаган чордаТАССРның Югары Советы мөһим сәяси үзәккә әверелде. 1990 елда нәкъ шул Шура депутатлары Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте. Ул вакытта Татарстанның яңа чоры башланды.

Шуңа күрә Дәүләт Шурасы рәисенең кем булуы бүгенге көн мәсьәләсе генә түгел. Гадәттән тыш сәяси шартларда парламент мөстәкыйль позиция белдерә алырмы? Аның җитәкчесе республика мәнфәгатьләрен яклап чыгарга әзер булырмы? Ни өчен бу вазифага парламент тәҗрибәсе, мөстәкыйль сәяси позициясе һәм сәясәттә үз исеме булган кеше түгел, ә башкарма хакимият мәктәбен узган технократ сайланды?

Сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин Татарстан парламенты җитәкчелегенә мөстәкыйль фикерле кешенең килмәвен бүгенге Русия сәяси системында табигый күренеш дип саный. Аныңча, җитәкче вазифалардагы кешеләрдән беренче чиратта сәяси вертикальгә тугрылык таләп ителә, ә мөстәкыйль карар кабул итә алган сәясәтчеләргә ихтыяҗ юк. Бигрәк тә Дәүләт Шурасы кебек сәяси органны җитәкләгән кешенең систем кысаларыннан чыкмавы мөһим, дип аңлата ул.

— Фәрит Абдулганиев Татарстанның сәяси яссылыгында яңа кеше булып күренә, ләкин ул бюрократик системда тәҗрибәле. Ул экология министры да, икътисад министры да булды. Татарстан президенты ярдәмчесе булып та эшләде, эшмәкәрләр белән хөкүмәт арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлаштырды. Иң мөһиме — ул Рөстәм Миңнехановка якын һәм тулысынча аңа буйсынучы кеше. Әйе, аның сәяси тәҗрибәсе юк. Ул депутат булмады, ниндидер бәхәсләрдә катнашып, ачыктан-ачык фикерен белдергән кеше дә түгел. Аны халык та белми, — ди Айсин.

Аныңча, Абдулганиевның сайлануы бүгенге Русиядә сәясәтчеләргә куелган төп таләпкә туры килә.

— Заманасы да шундый: хәзер Русиядә ачык фикер әйтеп булмый, үз фикерен белдерүче сәясәтчеләр кирәк түгел. Төп кагыйдә — кешенең сәяси вертикальгә лояль булуы. Абдулганиевның намзәте, һичшиксез, Мәскәү белән килештерелгән. Хуплау алынмаса, ул сайланмас иде. Ул Миңнехановка тулысынча тугры кеше.

Айсин бу яктан Абдулганиевны элекке парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән чагыштыра. Аныңча, Мөхәммәтшин да система кешесе булса да, аның озын сәяси юлы һәм үз сәяси авырлыгы бар иде.

— Фәрит Мөхәммәтшин да система кешесе иде, әмма аның мөстәкыйль узган сәяси юлы бар иде. Ул аерым сәяси шәхес буларак үсте һәм танылды. Үз сүзе, үз карашы бар иде. Кирәк чакта сүзен әйтә алды, кирәк чакта телен дә тыя белде. Барыбер иң авыр чакларда да парламент үз фикерен әйтергә тырышты.

Шул ук вакытта Айсин Мөхәммәтшиннан соң парламентка яшьрәк җитәкче килүе табигый дип саный.

— Мөхәммәтшиннан соң парламентка яшьрәк кешенең килүе кирәк иде. Абдулганиевка 50 яшь, ул җитәкчелектәге күпләрдән яшьрәк. Парламент президиумында яшь кешенең булуына хәтта күнегелмәгән. Бу очракта рәис итеп татар кешесен сайлаулары гына куандыра. Татарчасы камил булмаса да, аз булса да сөйләшә. Әнисенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуы аңа тәэсир итми калмагандыр дип ышанам. Әмма ул көчле фигурага охшамаган. Әйткәнне үти торган, кысалардан чыкмаучы кешегә охшаган. Абдулганиев кирәк чакта чәчрәп чыгармы? Ышанмыйм. Татарстан, татарлар, республика халкы мәнфәгате дип үз фикерен алга сөрә торган кеше түгел кебек.

Айсин фикеренчә, парламент рәисенең нинди кеше булуы Русиядә сәяси вазгыять кискен үзгәргән очракта аеруча әһәмиятле була ала. Бүгенге парламентның сәяси мөстәкыйльлеге чикләнгән булса да, зур үзгәрешләр вакытында ул сайланган һәм легитим орган буларак алгы планга чыгарга мөмкин, ди ул. Шул чакта парламент рәисе дә республикадагы төп сәяси фигураларның берсенә әверелергә мөмкин.

— 1980нче еллар азагында шулай булды. Миңтимер Шәймиев тә шулай күтәрелде. Ул ТАССРның Югары Советын җитәкләде. Шул депутатлар Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте. Алар моны легитим орган буларак, хокукый яссылыкта эшләде. Мәскәү әнә шул сценарийның кабатлануыннан курка. Шуңа Мәскәүгә дә, Казан Кирмәненә дә идарә итәрлек, мөстәкыйль булмаган, аңлаешлы, сюрприз ясамаячак кеше кирәк. Мәскәүнең боерыгын үтәү мөһим. Шуңа Абдулганиев сайланды да, — ди Айсин.


28 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Шурасының чираттагы сессиясе узды. Анда Шураның рәисен сайладылар. Бу вазифага "Бердәм Русия" фиркасе Фәрит Абдулганиевне тәкъдим итте. Башка намзәтләр булмады, ул бердәнбер иде. Башка фиркаләр, мәсәлән, КПРФ Абдулаганиевкә теләктәшлек белдерде. Тавыш бирү яшерен рәвештә узды.

Фәрит Абдулганиев татарча да азмы-күпме белә, ул чыгышында Садри Максудины да, әнисенең татар теле укытучысы булуын да, балаларының "Сөембикә" хорына йөрүен дә, татар телен сакларга гына түгел, үстерергә кирәк дип тә әйтте.

Абдулганиевның хатыны - республикада табиблар нәселеннән булган Диана Абдудганиева. Ул танылган табибә, профессор. Алар ике кыз тәрбияли.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
​
XS
SM
MD
LG