Русия президенты Владимир Путин хөкүмәткә ел саен илнең тел сәясәтен гамәлгә ашыру турында дәүләт хисабын тапшырырга йөкләүче фәрман имзалады. Анда урыс теле һәм Русия халыклары телләренең хәле, ватандашларның тел хокуклары үтәлеше һәм түрәләр эшенең нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат булырга тиеш.
15 октябрьдәге 752нче фәрманга күрә, хисап президентка һәм Федераль җыелышның ике пулатына хисап елы тәмамланганнан соң киләсе елның 1 маеннан да соңга калмыйча тапшырылачак.
Хөкүмәт анда дәүләт тел сәясәтенең торышы турында анализ һәм статистик мәгълүматларын, урыс теле һәм Русия халыклары телләрен күзәтү нәтиҗәләрен, шулай ук федераль, төбәк һәм җирле хакимият эшенә бәяне кертергә тиеш. Аерым алганда, ватандашларның республикаларның дәүләт телләрен һәм Русия халыкларының башка телләрен куллану хокукы ничек тәэмин ителүе турында да хисап каралган.
Моңа кадәр дә хакимият президентка тел сәясәте планы үтәлеше турында ел саен хисап бирергә тиеш иде. Яңа фәрман исә хисапның эчтәлеген җентекләп билгели һәм аны парламентка да тапшыруны күздә тота.
Туган телдә белем алучылар саны кимеде
Фәрман милли телләрдә белем алучы мәктәп балалары саны кимегән чорда кабул ителде. "Если быть точным" проекты тикшеренүе мәгълүматларынча, 2024/25 уку елында Русия халыкларының туган телләрендә (урыс теленнән тыш) якынча 174 мең мәктәп баласы белем алган – бу барлык укучыларның бары 1%ы. 2016/17 уку елында андый балалар якынча 300 мең, ягъни 2% булган. Димәк, сигез елда аларның саны 42%ка кимегән.
2024/25 уку елында иң күп бала татар телендә белем алган – 73 мең, аннан соң саха (якут) телендә – 44 мең һәм башкорт телендә – 34 мең.
Шул ук вакытта милли телне аерым фән буларак өйрәнү һәм шул телдә белем алу – төрле күрсәткечләр. Туган телләрне фән буларак өйрәнүче укучылар саны, киресенчә, 2016 елдан 366 меңгә арткан һәм 1,92 миллионга җиткән. Әмма төбәкләр һәм телләр буенча хәл шактый аерыла. Мәсәлән, бу чорда коми телен өйрәнүчеләр саны 64 меңнән 32 меңгә, көнчыгыш-болын мари телен өйрәнүчеләр 35 меңнән 16 меңгә, мокша һәм эрзә телләрен өйрәнүчеләр бергә 43 меңнән 31 меңгә калган.
Укытучылар саны да кими. Шул ук тикшеренүгә күрә, җиде елда Русия халыклары телләре һәм әдәбияты укытучылары 19 меңнән 15 меңгә калган. Коми, Мордовия һәм Чуашстанда алар ике тапкыр азайган.
Рәсми мәгълүматларга күрә, 2025/26 уку елында Русия белем бирү оешмаларында урыс телен дә кертеп, 76 туган тел өйрәнелә, аларны барлыгы якынча 3,5 миллион кеше өйрәнә. Әмма федераль дәреслекләр исемлегендә бары 32 тел буенча гына дәреслекләр бар.
2017 ел: Йошкар-Оладан башланган басым
Милли телләргә басым 2017 елда башланды. Шул елның 20 июлендә Путин Йошкар-Олада милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дип белдерде. Аннан соң Путин Баш прокуратурага милли төбәкләрдә туган телләрне ихтыяри өйрәнү хокукы үтәлешен тикшерергә кушты.
Прокуратура Татарстан мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны республика мәктәпләрендә татар теле дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытыла. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыган иде.
2018 елда Русиядә мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертелде: туган телне мәктәптә өйрәнү ихтыяри дип беркетелде, ата-аналар туган тел итеп урыс телен дә сайлый ала башлады. Бу үзгәрешләр милли республикаларда ризасызлык уятты. Аны тәнкыйтьләүчеләр ихтыяри сайлау милли телләрне укыту сәгатьләренең һәм укытучылар санының кимүенә китерәчәк дип кисәтте.
2025 елда Русия мәгариф министрлыгы беренче сыйныфлар өчен уку планнарын тагын үзгәртте: "Туган тел" һәм "Туган телдә әдәби уку" фәннәре буенча мәҗбүри дәресләр атнасына ике сәгатьтән бер сәгатькә калды, урыс булмаган телдә укытучы мәктәпләрдә – өч сәгатьтән ике сәгатькә. Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары министрлыкка бу кыскартудан баш тартуны сорап мөрәҗәгать итте. Министрлык исә туган телләрне өйрәнү сәгатьләренең гомуми саны үзгәрмәде, бер дәрес дәрестән тыш эшчәнлеккә күчерелде дип аңлатты.
Быел июльдә Путин югары уку йортларында барлык студентлар өчен мәҗбүри "Дәүләт теле буларак урыс теле" курсын кертүне раслаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум