Фән өчен җаваплы республиканың дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина белдерүенчә, башта студентлар киберүзәктә тренажерларда өйрәнәчәк, аннары укыту үзәге базасында гамәли күнегүләргә күчәчәк.
"Студентлар дроннарны, биологик материалларны, даруларны һәм беренче чиратта кирәкле әйберләрне ашыгыч рәвештә китерү өчен куллану мөмкинлекләрен өйрәнә. Шулай ук медицина логистикасы һәм санитар авиация өлкәсендә үз карашлары тәкъдим итәчәк" диде ул.
Элегрәк Украинага каршы сугышып кайтканнар Башкортстан медицина университеты студентларын тактик медицина күнекмәләренә өйрәтәчәк диелде.
Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен медицина ротасы төзүләре хәбәр ителгән иде. Медицина ротасына табиблар, шәфкать туташлары, инструкторлар, санитарлар һәм башкалар керәчәк диелде.
- Казан дәүләт медицина университетында (КДМУ) кайбер дәресләргә хәрби медицина бүлеге кертелде. Бакалавриатлар һәм белгечлекләрнең клиника дәресләренә хәрби-кыр хирургиясе, хәрби-кыр терапиясе, политравма бүлекләре кертеләчәк. Гигиена дәресләрендә - хәрби гигиена, хәрби токсикология һәм радиология, хәрби эпидемиология укытылачак, ә фармацевтиканы укыганда хәрби фармация дә өйрәтеләчәк, дип җиткергәннәр иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум