4 ноябрьдә Русия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красниковка уртак хатны Америка физика җәмгыяте һәм Америка математика җәмгыяте юллаган. Галимнәр Мифтаховның иминлеген тәэмин итүне, аңа кешечә мөнәсәбәт күрсәтүне, табиблар ярдәме һәм фәнни әдәбият куллану мөмкинлеген сорый.
Мөрәҗәгать авторлары хокук яклаучылар мәгълүматларына таяна. Алар белдерүенчә, 2026 елның апрелендә колониядә математикны кыйнаганнар, электр тогы белән җәфалаганнар һәм көч куллану белән янаганнар. Активистлар шулай ук аның психологик хәле начараюын һәм антидепрессантлар кабул итүгә мохтаҗ булуын искәртә.
2026 елның маенда Мифтахов "Полярная сова" колониясендә физик җәфалауларга дучар ителүе турында сөйләде. Аның әйтүенчә, колония хезмәткәрләре күз алдында башка тоткыннар таләбе белән бәдрәфне чистартудан баш тартканнан соң аны кыйнаганнар һәм җәфалаганнар.
Җәй көне Мифтахов җәфалаулар турындагы шикаятьләрне тикшергәндә тикшерүченең берни эшләмәвен мәхкәмә аша канунсыз дип таныткан. Октябрьдә прокуратура "Полярная сова" колониясендә ике тоткынны кыйнау очрагын раслаган.
Ирегеннән мәхрүм ителүенә һәм интернетка керә алмавына карамастан, Мифтахов фәнни эшен дәвам итә. Франциянең математикага багышланган Revue de la filière mathématiques (RMS) журналы аның "Гильберт киңлегендә Чуи фаразы" дип аталган фәнни мәкаләсен бастырды. Мифтахов бу хезмәтен интернетка керү мөмкинлеге булмай һәм фәнни китаплар таба алмау шартларда якынча дүрт ай дәвамында язган.
Италиянең Пиза университеты инде галимне 2027 елда фәнни семинарда әлеге хезмәтен тәкъдим итәргә чакырган.
Азат Мифтахов — Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, анархист. 2021 елда аны "Бердәм Русия" фиркасенең офисына һөҗүм итү эше нигезендә хөкем иттеләр. 2023 елның сентябрендә, беренче җәзасын тутырып, колониядән чыккан көнне үк аны яңадан тоткарладылар. Бу юлы математикны террорчылыкны аклауда гаепләделәр. Икенче эш нигезендә ул дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителде. 2025 елның күпчелек өлешен Мифтахов ялгыз камерада үткәрде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум