Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русия Украинага каршы алып барган сугыштан республикага 4,5 мең "чамасы" хәрби кайткан дип белдерде. Моны ул "зур булмаган сан" диде. Моңа Idel.Реалии басмасы игътибар иткән.
— Бу зур сан түгел, безнең 4,5 меңмең чамасы егет кайтты. Аларның 75% эшкә урнаштырылган. Аңлашыла, анда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бар, — диде ул.
Башкортстан премьер-министры урынбасары Руслан Хәбибов сүзләренчә, республика оешмалары сугыштан кайтучыларны эшкә урнаштыру өчен 3 971 эш урынын бүлгән. Эш тапмаучыларның яртысы әлегә реабилитация үтә.
- Бу елның башында Хәбиров республикага сугыштан 3 меңнән артык хәрбинең кайтуын белдергән иде.
- 2025 елның декабрендә Башкортстанда сугыштан кайтучыларны эшкә урнаштыру өчен 1% квота кертелде. Республика Хезмәт министрлыгы исә бу канунны үтәмәүче ширкәтләрне штрафка тартырга тәкъдим итте.
- Русиянең Украинага каршы баскын сугышында Башкортстаннан күпме кеше катнашуы билгеле түгел, республика хакимияте бу санны ачмый. Шул ук вакытта, республика – сугышта үлүчеләр саны белән Русия төбәкләре арасында беренче урында.
- Азатлык Радиосы бүгенге көндә республикадан 11 283 кеше үлеме турында хәбәр таба алды. Үлүчеләр исемлеге ачык чыганаклардан туплана, чын сан күпкә зуррак булырга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум