8 ноябрьдә Истанбулда "Novella" театр студиясе "Камыр батыр" әкиятен сәхнәләштерде. Спектакль балалар өчен әзерләнгән. Бер көнне ике спектакль күрсәтелде, башта "Камыр батыр" урысча куелды, аннары әкият татарча күрсәтелде. Бу проект Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте, Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә тормышка ашырылган.
1,5 сәгать дәвам иткән тамашада егермегә якын кеше катнашты. Алар барысы да үзешчәннәр. Катнашучылар төрлесе төрле яшьтә, алар төрле җирдә эшли һәм укый. Театр эшендә татарлар да, башкортлар да, төрекләр дә, урыслар да катнаша.
Спектакльнең тормышка ашуда "Novella" театр студиясенең җитәкчесе Гүзәлия Шәфәкъ күп көч куйган. Башта бу эштә катнашырга теләүчеләр тупланган, аннары репетицияләр башланган. Бер ел эчендә спектакль туган.
"Novella" театр студиясе Истанбулда биш ел элек оешкан, алар башлыча урыс һәм төрекчә спектакльләр куя. "Камыр батыр" аларның репертуарында татар телендә беренче тамаша. Оештыручылар "Камыр батыр"ны ни өчен сәхнәләштерү өчен сайлаганнарын аның борынгы халык әкияте булуы һәм кешеләр арасында артык танылмаганлыгы белән аңлатты. Заман балалары өчен дә анда маҗара күп дип тә әйттеләр.
Труппадагы дүрт татар һәм бер башкорт туган телләрен белә, калганнары урыслар яки төрекләр, дип билгеләде оештыручылар. Әмма алар бер ел дәвамында татарча өйрәнгәннәр. Бу эш белән урыс, татар телләре белгече Гөлнур Җиһаншина идарә иткән. Труппадагы артистларга ул татарча авазларның дөрес әйтергә булышкан, сүзләрнең дөрес әйтелешенә өйрәткән. Оештыручылар һәр артист тырышты, үҗәтләнеп татарча өйрәнде, диде.
Труппада төп рольләрнең берсен урыс кешесе Станислав Трофимов та татар телен үзләштергән. Тамашачылар аның бер акцентсыз уйнавына шаккатты. Ул үзе моны Азатлыкка тумышы белән Төркмәнестаннан булуы белән дә, балачагы төрекмәннәр белән узуы белән аңлатты.
- Телләр якын, авазлар якын. Төрек телен дә белгәч, миңа җиңел иде, әмма кайбер сүзләрне аңлау барыбер авыррак булды, дөресен әйтәм, мин аларны ятладым. Кызык бер тәҗрибә булды. Хәзер үземне татарча да уйный алам дип әйтә алам, - диде Трофимов Азатлыкка.
Спектакльнең билет бәясе - 700 лира, бу - якынча 1200 сум. Тамашачыларның гомум саны - 150 кеше. Татарча тамашаны карарга килүчеләр күбрәк булды, диде оештыручылар. Театр студиясе спектакльне куяр өчен залны акчага аерып ала, күпчелек чыгымнар каплана алмаган.
Алга таба "Novella" театр студиясе "Камыр батыр"ны Антальяда, Искешәһәрдә, Әнкарада күрсәтергә тели.
Төрле исәпләүләргә караганда, Төркиядә 10 меңнән алып 25 меңгә кадәр татар яши.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум