Казан социологы һәм активисты Аида Нуретдиновага хокук саклау оешмасы хезмәткәре турында мәгълүмат таратуда гаепләп ике тапкыр штраф салганнар. Бу хакта Нуретдинова үз Телеграм каналында язды.
Аңа барлыгы 40 мең сум штраф билгеләгәннәр. Нуретдинованың якыннары SOTAvision басмасына белдерүенчә, административ беркетмәләр төзүгә аның Instagram-дагы шәхси сәхифәсендә урнаштырылган видеолар сәбәп булган. Ул видеоларда Татарстан эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы көрәш үзәге ("Э" үзәге) хезмәткәрләренең фамилияләре яңгыраган.
Видеоларның берсендә Нуретдинова "Э" үзәге хезмәткәре Бардинның фамилиясен атаган. Басма мәгълүматынча, Бардин 2026 елда узган тентүдә катнашкан. Икенче видеода 2022 елда тикшерү чараларында катнашкан Ильин фамилияле хезмәткәр телгә алынган. Активистның язмаларында барлыгы дүрт хезмәткәрнең фамилиясе искә алынган.
"Миндә бу бары тик авызны ябу өчен ысул гына дигән тәэсир кала. Әйе, моны шартлы рәвештә шулай дип атыйм. Бәлки, бюджетны тулыландыру өчендер, дип уйлыйм, төгәл белмим. Ни өчен ике аерым эш кузгатырга кирәк булды соң? Күрәсең, халыктан күбрәк акча алу өчендер, чөнки безнең бюджет дефицитлы", дигән Нуретдинова.
Мәхкәмәдә активист үз мәнфәгатьләрен үзе яклаган. Аның сүзләренчә, утырышлар ябык тәртиптә узган. Нуретдинова ике карарны да шикаять итәргә җыена.
18 августта "Разоблачено" Telegram-каналы Казанда өч активистның өендә тентүләр узуы турында хәбәр иткән иде. Алар арасында Аида Нуретдинова да булган.
- 2024 елны Нуретдинованы Навальный такымы игълан иткән "Путинга каршы төш вакыты" акциясендә катнашуда гаепләп тә тоткарлаганнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум