Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Путинны сайлау: көчле контроль, тоткарлаулар, Мәскәүгә ярарга тырышу


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә президент сайлау тәмамланды. Тавыш бирүләр беренче тапкыр өч көн — 15-17 мартта узды. Татарстанда сайлау көчле контроль астында оештырылды. Республикада халыкны машина уйнатып, ташламалы ярминкә оештырып һәм башка чаралар аша җәлеп итәргә тырыштылар. Соңрак Навальный такымы игълан иткән "Путинга каршы төш вакыты" ("Полдень против Путина") дигән каршылык чарасына ныклап көрәшергә керештеләр, активистларны сайлау урынына барып җиткәнче үк кулга ала башладылар. Сәясәт белгече Аббас Галләмов Татарстан Мәскәүгә ярарга тырышты дип белдерде. Азатлык республикада сайлауның ничек узуына күзәтү ясады.

17 март кичендә, сайлаудан соң, хакимият яклы "Общественное мнение Татарстан" фонды экзитпол нәтиҗәләре игълан итте. Татарстанда Владимир Путин — 89%, Николай Харитонов — 4,2%, Леонид Слуцкий — 4%, Владислав Даванков — 1,9% тавыш җыйган. Сораштыруда 11 мең кеше катнашкан.

2012 елда Русия президентын сайлауда Татарстан сайлаучыларының 83% тавыш бирде. 2018 елда сайлауга баручылар бераз кимеде һәм 77,45% тәшкил итте. Бу юлы Татарстанда тавыш бирүчеләр саны арткан, 17 мартта сайлау урыннары ябылырга ике сәгать кала сайлаучыларының 81,5% үз тавышын биргән диелде. Димәк, узган сайлауга караганда күбрәк кеше катнашкан.

ТАТАРСТАНДА ХАЛЫКНЫ САЙЛАУГА МАШИНА ҺӘМ ТАШЛАМАЛАР ВӘГЪДӘ ИТЕП ҖЫЙДЫЛАР

Татарстанда тавыш бирүчеләр санын арттыру өчен төрле чаралар кулландылар һәм моңа акча жәлләмәделәр. Тавыш бирү урынына килүчеләр өчен өч җиңел машина уйнатылды. Узган сайлауда бары гаджетлар, планшетлар белән генә кызыктырганнар иде. Бу юлы Lada Vesta автомобилен отар өчен фотомарафонда катнашырга кирәк булды. Тавыш бирүчегә бирелә торган беләзекне күрсәтеп гаиләң белән фотога төшәсең һәм социаль челтәрдә махсус хештег куясың. Хакимият шул рәвешле сайлауга мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә теләде. Отылган машиналар Актаныш, Лаеш районнары һәм Казанда яшәүче гаиләләргә эләкте.

Моннан тыш, хакимият сайлау беләзеге алган кешеләргә төрле ташламалар ясады. Алар җәмәгать транспортында бушлай йөри алды, "Ак Барс Арена" стадионы каршында узучы кичке концертка керә алды. Ул тамашада "Иванушки International", "Кар-мэн", "Хор Турецкого" төркемнәре, Хабиб, Салават, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев чыгыш ясады. Шулай ук беләзек белән циркка 20% ташлама белән билет алырга була иде, театрлар бушлай тамаша һәм экскурсияләр тәкъдим итте.

170 сайлау урынында ярминкәләр узды. Анда бәяләр гадәттәгедән 20-25% түбәнрәк дип вәгъдә иттеләр. 40 участокта кан басымын үлчәргә һәм терапевтка мөрәҗәгать итәргә була иде.

ТОТКАРЛАУЛАР

Навальный такымы 17 март көненә "Путинга каршы төш вакыты" акциясе игълан итте. Көндезге 12дә алар халыкны сайлау урыннарына килергә һәм бюллетеньне бозып, анда "Навальный" дип язарга өндәде. Бу каршылык чарасына каршы ау Татарстанда сайлауга бер көн кала башланды. Казанда активистларга рөхсәтсез чарада катнашмау кисәтүләре тапшырдылар. Надеждин штабы башлыгы Дмитрий Румянцевка Коррупциягә каршы көрәш фонды игълан иткән чараны оештырырга җыенасың дип кисәтү китерделәр. Шундый ук кисәтүләр "Яблоко" фиркасенең республика бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин һәм активист Зөлфия Ситдыйкова бирелде. 16 мартта Зиннәтуллинның юлда машинасын туктатып тикшерделәр. "Яблоко" фиркасе моны сайлау вакытында провокация һәм куркыту нияте дип атады.

Зөлфия Ситдыйкованы өе янында Татарстан эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы көрәш үзәге ("Э" үзәге) хезмәткәрләре тоткарлады. Сайлау урынына бармаса да, аны "Путинга каршы төш вакыты" акциясендә катнашуда гаепләгәннәр. Шулай ук Руслан Зиннәтуллинны, Вера Отрешконы "Япеев" полиция бүлегенә алып киттеләр һәм бары кичкә генә беркетмә төземичә кире җибәрделәр.

Казанда көндезге 12дә, ягъни Навальный такымы игълан иткән "Путинга каршы төш вакыты" акциясе вакытында килгән сайлаучыларны тоткарлый башладылар. Шуларның берсе — Александр Ширшов. ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, автозакта 20дән артык кеше кулга алынган. Соңрак аларны да беркетмә төземичә җибәргәннәр.

Иннополиста да сайлаучыларны автозакка утыртканнар дигән хәбәр чыкты.

16 мартта "Э" үзәге хезмәткәрләре хокук яклаучы Аида Нуретдинованы өендә тоткарлады. Аны килештерелмәгән чара оештыруда гаепләгәннәр. Активистны төнгелеккә "Япеево"ның 16нчы полиция бүлегендә калдырганнар.

Активист Гөлназ Орлованың өенә дә "Э" үзәге хезмәткәрләре килгән. Ул бу вакытта өендә булмаган. Аңа полиция бүлегенә килергә дип повестка калдырганнар. Орлова фатирдагы балаларын һәм аларның әбиләрен куркытып бетергәннәр дип сөйләде. Хәзер активист адвокат яллар өчен акча җыя.

Экология активисты Диләрә Гайсинаны өч яше дә тулмаган баласы белән һава суларга чыккан җиреннән теләгәннәр. Йорттан чыгуга сивил киемнән "Э" үзәге хезмәткәрләре ике машинадан төшеп ни өчен урамга чыгуын сораган һәм үзләре белән "Япеев" полиция бүлегенә алып китәргә теләгән. Ярты сәгать дәвам иткән сөйләшүдән соң полиция вәкилләре Гайсинаны тоткарламыйча китеп барган.

"Медуза" ОВД-Инфога сылтанып язуынча, Русиядә иң күп тоткарлаулар Казанда булган. Шәһәрдә кимендә 29 кешене кулга алганнар.

Сәясәт белгече Аббас Галләмов Татарстанда тоткарлауларның күп булуын хакимиятнең нервылары бирешүе дип бәяләде.

"Татарстанда хакимиятнең нервылары бирешә. Күрәсең, алар эшләр барып чыгар дип өметләнгәндер, Мәскәүгә хезмәт итәргә теләгәндер — барып чыкмады", дип язды ул.

ЯШЬЛӘРНЕ КИРЕ БОРДЫЛАР, ЧАРШАУНЫ АЛЫП АТТЫЛАР, БУКЧАЛАРНЫ ТИКШЕРДЕЛӘР

Казанда көндезге 12дә сайлау урыннарын сивил киемнәрдә йөрүче куәт оешмасы вәкилләре күзәтте. Яшьләрне тавыш бирергә кертмәгән очраклар булды. Мәсәлән, 299нчы участокта яшь кешене "әлегә керергә ярамый" дип кире боралар.

Татарстан студентлар лигасына яшьләрдән сайлау участогына керә алмау очраклары турында шикаятьләр килде.

Кайбер сайлау участокларында полиция вәкилләре яшьләргә бу вакытта тавыш бирергә рөхсәт итмәгән. Аларга "бер-ике сәгатьтән" килергә кушканнар, юкса тоткарлау белән янаганнар.

Сайлауда эшләргә аккредитация алган журналистларга да басым булды. "Коммерсантъ" газетының Татарстандагы фотохәбәрчесе Артемий Шуматовка "Э" үзәге җитәкчесе Казанның 44нче сайлау участогы янында (КФУның Физика институты бинасы) полиция вәкилләрен төшергән фотоларны бетерттергән.

"Республикасы" Telegram каналы хәбәр итүенчә, Казанның 452, 279, 280, 389 сайлау участокларында кешеләрнең кесәләрен һәм букчаларын тикшергәннәр.

Кайбер участокларда тавыш бирү кабинасы чаршауларын алып атканнар. Бу бюллетеньнәрне бозмасыннар дип күзәтеп тору өчен эшләнгән.

Русиядә сайлау тартмаларына зелёнка яки шуңа охшаш сыекча түгүләре турында хәбәр ителде. Шундый очраклар Мәскәү, Воронеж, Ростовта һәм Карачәй-Чиркәстә да булды. Татарстанда мондый хәлләр күзәтелмәде. Башкортстанда исә, 66 яшьлек пенсионер һәм 18 яшьлек егет бюллетень тартмасына буяу түгәргә тырышкан дигән хәбәр булды.

БОЗЫК БЮЛЛЕТЕНЬНӘР

Куәт структуралары киртә тудырырга тырышуга карамастан, Навальный такымы акциясе кысаларында бюллетеньнәрне бозучылар аз булмады. Аларның бер өлешен "Республикасы" Telegram каналы күрсәтеп барды.

Бозык бюллетеньнәрнең күпчелегендә Навальный исемен яздылар.

Алар арасында "Навальный — минем президент", Путин исеме янында "Сине Һаага көтә", "Үтерүче, карак", "Сугыш җинаятьчесе", "Сугышка — юк" дигән язуларны күрергә була иде.

Кайбер сайлаучылар бюллетеньнәрне төрлечә бозган. Бары Даванков өчен генә тавыш биргән бланкалар да күренде.

МӘҖБҮР ИТҮЛӘР, КҮЗӘТҮЧЕНЕ КУЛГА АЛУ

Бәйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр Русия узган сайлауны ирексез һәм гаделсез дип бәяләде. Хакимиятләр сайлау процессына даими рәвештә тыкшына, оппозициягә комачау итә, хакимият яклы намзәтләргә өстенлекләр тудыра, кайвакыт турыдан-туры хәрәмләшү очраклары күзәтелә диелде.

"Голос" порталы хисабына караганда, сайлауның беренче көнендә Татарстанда сайлауга барырга мәҗбүр итү турында шикаятьләр килгән. Республика зарланулар саны ягыннан Русия төбәкләре арасында 7нче урында бара.

Казанның Яңа Савин районында урнашкан 250нче сайлау участогынннан берничә көн дәвамында төрле хәбәрләр килде. Иң элек участокта видеога төшергән өчен күзәтүчене тоткарладылар. Аңа сейф-пакет номерын теркәргә дә мөмкинлек бирмәделәр. Соңрак аны полиция 15 минутка читкә алып китә, аннан соң гына җибәрәләр.

250нче участокта комиссия әгъзалары сайлаучыга өенә килгән, ул исә өйдә тавыш бирү өчен гариза калдырмавын әйткән. Шул ук участокка тавыш бирергә килгән бер хатын-кыз аның өчен инде имза куелганын күргән.

МИҢНЕХАНОВ "ДОШМАННАРНЫ ҖИҢӘРГӘ" ВӘГЪДӘ ИТТЕ

Сайлау тәмамланганнан соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс Арена" стадионы каршында узучы кичке концертта халыкка мөрәҗәгать итте. Чыгышын татарча башлап: "илебез тыныч булысын, республикабыз гөрләп торсын" диде ул.

"Заманалар гади түгел, ләкин безнең барлык проблемнарны, бөтен дошманнарны җиңүебездә бернинди шик юк", диде ул милитаристик рухта урысчага күчеп.

Шуннан соң тамаша "Хор турецкого" чыгышы төркеме белән дәвам итте. Алар Татарстан сайлаучыларына "Русь моя — родные просторы" җырын тәкъдим итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG