Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 елгы Тукай бүләге өчен көрәш башланды


2010 елгы Тукай бүләге ияләре һәм хакимият вәкилләре, Казан, 30 август 2010 ел
2010 елгы Тукай бүләге ияләре һәм хакимият вәкилләре, Казан, 30 август 2010 ел

Казанда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче намзәтләр белән очрашулар башланды. 2011 елгы кандидатлар арасында язучылар, дөньякүләм танылган җырчылар һәм драма театрының иҗат төркеме бар.

24 март көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның иң дәрәҗәле бүләгенә тәкъдим ителүче 4 намзәт белән иҗади очрашу үтте. Анда шагыйрә Лена Шагыйрьҗан, язучы Камил Каримов, рәссам Рифкат Вахитов, композитор Шамил Тимербулатов һәм аларның иҗатларын сөюче тамашачылар, милли зыялылар булды.

Лена Шагыйрьҗан чыгыш ясый
Чарада шагыйрә Лена Шагыйрьҗан һәм язучы Камил Каримов иҗаты турында шагыйрь Роберт Миңнуллин чыгыш ясады һәм әсәрләренә югары бәя бирде, композитор Шамил Тимербулатов музыкасына язылган әсәр башкарылды.

Очрашуга килүчеләр рәссам Рифкат Вахитов әсәрләре белән дә таныша алды. Тукай әдәби музее аның бүләккә дәгъва иткән әсәрләреннән күргәзмә оештырган иде.

Башка намзәтләр белән очрашулар Тукай әдәби музеенда апрель аенда оештырылачак, дип хәбәр итте музей җитәкчесе Рәмис Әймәт.

2011 елгы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә быел 10 кандидат дәгъва итә. Махсус комиссия карарында түбәндәге шәхесләр бар:

Габдулла Тукай шигъриятен тәрҗемә иткән (2006-2008 елларда чыккан “Сборники Габдуллы Тукая” җыентыклары өчен) Венера Вәлиева-Думаева тәкъдим ителә.

Язучы Илфак Ибраһимов ( Мөхәммәт Мирза) “Киек каз юлында”(2003), “Тере су” китаплары(2007) һәм “Адәм баласы”(2009) шигырьләр циклы өчен Тукай бүләгенә дәгъва итә.

Сатирик язучы Камил Каримов “Ком сәгате” роман-дилогиясе(2000) һәм “Сакау күке” (2005)романы өчен Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләр исемлегенә кертелде.

Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан 2000 елда чыккан “Боҗра вә Хөҗрә”: шигырьләр, поэмалар һәм 2005 елда чыккан “Сагынмаклык” истәлекләр, багышланмалар җыентыклары өчен бу мәртәбәле бүләккә тәкъдим ителде.

Идрис Газиев
Тукай бүләге комиссиясенең карарында җырчы Идрис Газиев башкаручы буларак кына түгел, автор һәм милли моңнарны таратучы җыючы буларак та телгә алына. Рәсми карарда әйтелгәнчә, Идрис Газиев Тукай бүләгенә 2001-2010 еллардагы концерт программалары, шул исәптән “Рөстәм Яхинга багышлап”, “Тукайга багышлап”, “А.Ключаревка багышлап” дигән концерт программаларын төзегән һәм югары сәнгати дәрәҗәдә башкарган өчен, аудио язмада (3 CD, 60 татар халык җыры) “Татар музыкасы дөньясында” антологиясен эшләп дөньяга чыгарган өчен тәкъдим ителә.

Данлыклы Альбина Шаһиморатова да Татарстанның сәнгать өлкәсендәге иң дәрәҗәле бүләгенә тәкъдим ителүчеләр арасында бар. Карарда, җырчы Альбина Шаһиморатова Көнбатыш Европа һәм рус композиторлары операларында вокаль партияләрне, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын иң югары профессиональ дәрәҗәдә башкаруы өчен бүләккә тәкъдим ителде, диелә.

Композитор Шамил Тимербулатов икенче тапкыр бу бүләккә тәкъдим ителә. Быел ул “Женский лик Победы” Бишенче симфониясе һәм “Моя Казань” № 1 концерты (фортепиано белән оркестр өчен) симфоник әсәрләре өчен әлеге бүләккә дәгъва итә.

Быел Габдулла Тукай бүләгенә намзәтләр исемлегенә, бер кеше генә түгел, тулы иҗат төркеме дә кертелде. Түбән Кама дәүләт татар драма театры коллективы Нәбирә Гыйматдинова повесте буенча “Бүре каны” спектаклен иҗат иткән, куйган һәм төп рольләрне башкарган шәхесләр Тукай бүләгенә дәгъва итә. Намзәтләр арасында автор Нәбирә Гыйматдинова, режиссер Рөстәм Галиев, рәссам Булат Нәсыйхов, “Кәрим” ролен башкаручы Рәис Галиев бар.

Габдулла Тукай бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар исемлегендә быел Тукай дөньясы, “Олуг Мөхәммәд”, “Идел-йорт, “Салих Сәйдәшев”, “Риза Фәхретдин” Татарстан һәм Русиянең күренекле мәгърифәтчеләренең портретлар шәлкеме һәм картиналары өчен рәссам Рифкат Вахитовны да күреп була.

Рәссамнар Рөстәм һәм Мария Килдебәковлар Тукай бүләгенә уртак әсәрләре өчен тәкъдим ителде. Бүләк бирүче комиссия аларның “Волга”, “Татарстан” кунакханә комплексларында, Г.Камал театрында һ.б. “мозаика” һәм “сграффито” монументаль әсәрләре (тарихи әсәрләр сериясе), “Сәйяр” труппасы гобеленнары, “Су анасы”, “Сак-Сок”, “Шүрәле” халык әкиятләре нигезендә триптих; татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә багышланган рәсемнәр шәлкеме һәм башка әсәрләрен карап тавыш бирәчәк.

Татарстанның иң абруйлы бүләге дип саналган Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре 26 апрель көнне Шигърият бәйрәмендә игълан ителә. Бүләк үзе 30 август бәйрәмендә тапшырыла.
XS
SM
MD
LG