Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда халыкара Алтын Урда форумы бара


Казанда Җүчи Олысын өйрәнүче Русия, Казакъстан, Төркия, Азәрбайҗан, Польша һәм Франциядән мәртәбәле галимнәр җыелды.


Бу халыкара җыен – Татарстан фәннәр академиясе үткәрә торган һәм бу чорга багышланган форумнарның чираттагысы.

Бүгенге көндә Болгар шәһәрен торгызу кампаниясе шаукымы белән татар тарихының болгар чорына зур игътибар бирелә. Әмма моңарчы болгарлардан соң оешкан Алтын Урда дәүләтләре һәм аларның мирасы турында кайбер галимнәр һәм тарих белән кызыксынучылар гына сөйләшә иде. Шул ягы белән дә әлеге форум игътибарны җәлеп итә.

“Дәүләттән бер тиен дә алмадык”

Быелгы Алтын Урда форумын Татарстан фәннәр академиясе, Тарих институты, аның Алтын Урда тарихын өйрәнү үзәге оештырды.

Әмма Русиянең төрле шәһәрләреннән, Казакъстан, Төркия, Азәрбайҗан, Польша, Франциядән мәртәбәле галимнәр җыелган бу чарага җирле хакимият вәкилләре дә, телеканаллар, радио һәм газет хәбәрчеләре дә килмәде.

Алтын Урда форумы Тарих институты һәм иганәчеләр ярдәме белән оештырылды. “Дәүләттән бер тиен дә алмадык”, диде чараның оештыручысы Тарих институтының Алтын Урда тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев. Ул: “Бу чара беренче чиратта Казанда үтүе һәм бу чорны өйрәнгән галимнәрне берләштерүе белән әһәмиятле”, диде.

29 март сишәмбе көнне форумның пленар утырышы Казан Кирмәнендәге “Манеж” күргәзмәләр үзәгендә башланып китте. Тарих институты җитәкчесе Рафаэль Хәкимов үзенең сәламләү сүзендә Тарих институтының планнары белән дә таныштырды.

Ул, алга таба бу фәнни үзәк Алтын Урда тарихын өйрәнү белән бергә, моңголга кадәр чорны да тикшерәчәк, Болгарстан Фәннәр академиясе белән уртак эшләр башкару күз алдында тотыла, дип хәбәр итте.

Форумда 80гә якын фәнни чыгыш тәкъдим ителә


Пленар утырышны Русия Фәннәр академиясенең Русия тарихы институтыннан фәннәр докторы Вадим Трепалов чыгышы ачып җибәрде. Ул Алтын Урда чорында изге дип саналган урыннар хакында беренчел тикшеренүләр турында сөйләде. Бу чыгышны галимнәр кызыксынып тыңлады, чөнки әлеге тема моңа кадәр бик өйрәнелмәгән булган.
"Алтын Урда" форумы утырышы. "Манеж" күргәзмә залы, 29 март

Шулай ук пленар утырышта "Эрмитаж" дәүләт музее хезмәткәре, танылган галим Марк Крамаровский чыгыш ясады. Ул Мамай шәһәре турында тәфсилле мәгълүмат китерде.

Алтын Урда форумында аның тарихы, архитектурасы, мәдәнияте, дәүләт төзелеше, хәтта сугышчыларның авырулары һәм эчемлекләре турында барлыгы 80гә якын фәнни нотык тәкъдим ителде. Фәнни җыен ике көн буе, 29-30 мартта, ике урында: Кремльдәге “Манеж” күргәзмәләр үзәгендә һәм Тарих институтында бара.

Алтын Урда чоры төрле яктан каралды

Төрле илләрдән, төрле фәнни үзәкләрдән җыелган галимнәрнең сөйләшер сүзләре бар. Башкортстан дәүләт педагогика университетыннан тарихчы галим Владимир Иванов Җүчи Олысының Идел-Урал һәм Урал ягы халыкларын берләштерү һәм үстерүе турында сөйләде.

Франциянең көнчыгыш археология институтыннан фәннәр докторы Мари Фаверо-Думенжу, мәрхүм тарихчы галим Миркасыйм Усманов һәм Америкадагы тарихчы Юлай Шамил-Оглыны телгә алып, XII-XV гасырларда Алтын Урданың идарә системы хакында сөйләде.

Шулай ук Алтын Урдада исламның үсүе, бу дәүләтнең сәүдәгәрләре, себер татарлары этник төркеме оешу, Куликово кырындагы орыш хакында да чыгышлар тыңланды. Болгар шәһәрендә Алтын Урда мирасын саклау турындагы чыгыш та форумның рәсми көн тәртибендә кертелде.

Чәршәмбе көнне буласы утырышларның планына “Түләк һәм Сусылу” татар-башкорт дастанында Алтын Урда тормышының чагылышы, ислам кабул иткәнче алкоһол эчемлекләрне куллану хакындагы тикшеренүләр дә кертелгән.

Мәхкәмәләрнең медицина белгечләре, биологларның уртак тикшеренү нәтиҗәләре белән дә форумда танышып була. Мәсәлән, алар төрки халыкларның генетикасын өйрәнгән. Тагын бер чыгышта Урта Идел татарларының йөзләре, баш сөякләре һәм гомум кыяфәтләре турында да сүз барачак.

Тарихчы галим Дамир Исхаков, Алтын Урда форумы тарих фәненә файда китерә, диде.

Ул, “Татар тарихы” хакында калын хезмәтләр чыкса да, Алтын Урда чорының шактый яклары әле өйрәнелмичә калды, ди. Мондый форумнар моңарчы билгеле булмаган мәсьәләләрне ачыкларга һәм аларны дөньяга чыгарырга ярдәм итәчәк, дип саный тарихчы Дамир Исхаков. “Татар тарихын язу – ул Казан эше”, ди ул.
XS
SM
MD
LG