Accessibility links

Газизулла бабай истәлекләре


Түгәрәк Аланда Корбан бәйрәме, имам - Газизулла Исрафилов
Түгәрәк Аланда Корбан бәйрәме, имам - Газизулла Исрафилов

Газизулла Исрафилов хәзерге вакытта Түгәрәк Алан мәчетенең имамы булып тора. 1936 елда туган, язмышы төрле җирләрдән йөрткән Газизулла ага үзенең истәлекләре белән уртаклашты.


Түгәрәк Алан бистәсе Кама аръягында тимерьюл станциясе буларак билгеле. Бистәгә керү юлында тимерьюлчылар хөрмәтенә гамәлдән чыгарылган паровоз куелган. Тимер һәйкәлне узып 100 адымнар киткәч, гади генә мәчеткә барып чыгасың. Бу мәчетне салуда Донбасстан кайткан күмер чабучы Газизулла Исрафилов башлап йөргән.

Хәзерге Мамадыш, элекке Тәкәнеш районы Козгынчы авылыннан Гыйният Исрафилов гаиләсе 1933 елда бәхет эзләп, Донбасс якларына чыгып китә. Горловка шәһәренә килеп урнашалар. Гыйният белән Фатыйманың 1936 елда өченче балалары туа. Аңа Газизулла дип исем кушалар.

Гаиләне туйдыру өчен Гыйният күмер чаба, әниләре Фатыйма төрле эшкә йөри. Бу елларда Татарстанның төрле районнарыннан килеп эшләүчеләр биредә күп була. Татарлар бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп, кызлар бирешеп яшәргә омтыла.

Түгәрәк Алан паровозы
Шулай яшәп ятканда сугыш башлана. Гаилә башлыгы Гыйниятне сугышка алалар, хатыны белән балаларын Татарстанга озаталар. Бишенче яше белән барган Газизулла сугыш юллары буйлап, әтисенең туган авылы Козгынчыга кайтып урнашуларын яхшы хәтерли.

“Немец Донбасска килеп җиткәч, безгә 24 сәгать эчендә җыенырга куштылар. Аннан Казанга озаттылар. Сугыш җиреннән 1 ай чыктык, булган әйберләрне урлатып, югалтып көч-хәл белән Козгынчыга кайтып җиттек. Әтинең өен бушатып, безгә бирделәр. Апам Разыяны сугышка алдылар. Әни белән абый колхозда эшләде”, дип искә ала Исрафилов.

Газизулланың әтисе сугышта үлеп кала. Бу гаилә Козгынчыда 1948 елга кадәр тора. Газизуллага малай чакта хәер сорашырга да туры килә. Авылдагы ач-ялангачлыкка түзә алмыйча, алар кабат Украинага, Горловка шәһәренә китәләр. Мондагы тормыш та рәтле булмый. Ипи дә карточка белән генә бирелә. Газизулла яше җитәр-җитмәс күмер чабарга керешә. Йорт җиткерә, аннан әбиләр димләве белән якындагы бер касабадан татар кызына өйләнә.

“Бала булганчы бик яхшы яшәдек. Гаиләдә сүз, тавыш чыкмыйча тормый. Шундый вакытларда баласын күтәрә иде дә, ата-анасы янына китә, аннан кайта иде. Алтынчымы, җиденчеме китүеннән соң мин аны өйгә кертмәдем”, ди элекке күмер чабучы.

Бәхет эзләп туган якка

1960 еллар азагында КамАЗ төзелеше хакында хәбәр тарала. Газизулла әнисен алып, Татарстанга юл тота һәм Тукай районының Түгәрәк Алан бистәсенә кайтып төпләнә. Биредә Тәслимә исемле хатынга өйләнә, тимерьюлда, башка эшләр башкарып, пенсиягә чыга, дин юлына баса. Дин юлы дигәннән, ул Донбасста вакытта ук Әйтик мулласыннан (“Әйтик” – кушамат) бер елга якын гыйлем ала.

1992 елда Г.Исрафилов Түгәрәк Аланда аксакаллар оешмасы төзи. Картлар белән бистәдә аерым мөселман зираты булдыралар. Шул ук елны мәчет төзү эшен дә башлыйлар.

Түгәрәк Алан мәчете һәм имамы Газизулла Исрафилов
“Аллаһ Тәгалә миңа мәчет төзергә насыйп итте. Зиратны рәтләп кайтып килгәндә башыма уй килде – шундый бабайларыбыз була торып нигә без мәчет төземибез? Бистәдә ишек-тәрәзәләре, идән-түшәмнәре таланган, диварлары гына торып калган ташландык балалар бакчасы бар иде. Авыл советы безгә бу бинаны мәчет итәргә рөхсәт бирде. Бабайлар белән җыелып, теге оешмадан такта, монысыннан кирпеч алып, тегеннән куптарып, монда ябыштырып дигәндәй, мәчетне эшләп бетердек”, дип горурлана Газизулла бабай.

1994 елның март азагында инде Түгәрәк Аланда азан тавышы яңгырый, намазлар укыла. Озак еллар буена урыслашуга йөз тоткан бистәдә ислам диненә юл ачыла. Әлеге мәчеттә элекке күмер чабучы, 76 яшьлек Газизулла Исрафилов имам булып тора.
XS
SM
MD
LG