Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда телләр программасына акча табылмаган


Казан шәһәрендә телләр программасын тормышка ашыру өчен быел казнадан бер тиен дә акча каралмаган. Татарстан башкаласында телләр үги бала хәлендә.

Казан хәтле Казанда быел телләр программасына акча табылмаган. Шәһәр Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Ирек Арсланов әйтүенчә, быел республиканың министрлар кабинетыннан муниципаль берәмлекләрнең бюджеты дефицитсыз кабул ителергә тиеш дигән фәрман булган. Һәм менә аны дефицитсыз итеп кабул итүнең корбаны итеп нәкъ телләр программасы сайланган.

Күрәсең, шәһәр депутатлары телләр мәсьәләсенең социаль актуальлеге ул кадәр үк мөһим түгел дип санаганнардыр. Ул программа үтәлмичә торса да, дөнья кителмәс дигән фикергә килгәннәрдер.

Арсланов сүзләренчә, хәзер телләр мәсьәләсен шәһәрнең мәдәният, мәгариф, спорт һәм башка идарәләренә үз өстенә алырга тәкъдим ясалган. Ягъни алар үз акчаларыннан телләр программасы белән бәйле чараларга да өлеш чыгарырга тиеш булачак. Әмма бу тамызып кына бирелә торган акчаларга әллә ни алга китеп булмас төсле.

Арсланов моны үзе дә яхшы аңлый кебек.

“Чаралар уздыру авырлаша. Әлбәттә, иганәчеләрне җәлеп итү ягын карыйбыз. Ләкин аларны да зурлап иганәче дип әйтеп булмый. Шул 10-15 мең бүләләр яки инде чараларга бүләкләр алып киләләр”, ди ул.

Татар мәгарифенә зыян

Әйтергә кирәк, бу телләр программасы нигезендә татар телен укыту бүлмәләренә кирәк-яраклар булдырыла, китапханәләргә Татарстан китап нәшриятында чыккан татарча китаплар сатып алына, “Татар кызы”, “Татар егете” һәм башка чаралар уздырыла иде.

Гәрчә ел саен бу программа үтәлеше өчен бүленә торган акча күп булмаса да (7-8 миллион), татар телен укыту бүлмәләре өчен ул шактый ярап куя иде. Моңа кадәр дә бу бүленгән акчаның бер өлеше генә бирелә килде. Мисал өчен, ике ел элек телләр программасына каралган бюджет акчасының 7% гына килеп җитте.

Татарстан министрлар кабинетының телләрне үстерү бүлегендә Казанда ул программа өчен акча каралмаганын ишетмәгәннәр. Шул ук вакытта алар җирле хакимияткә бу хакта бернинди дә йөкләмә бирергә хокуклы түгел.

“Без аларга аны бары тәкъдим рәвешендә генә җиткерә алабыз. Калганын алар үзләре хәл итә”, диде бүлек хезмәткәре Фирая Шәйхиева.
XS
SM
MD
LG