Accessibility links

Каддафи вәкиле Лондонда булып китте


Либия җитәкчесе Каддафи улының ярдәмчесе бу көннәрдә Лондонда булып төрле очрашулар уздырды, дип хәбәр итте Guardian басмасы.

Британия тышкы эшләр министрлыгы бу мәгълүматне расламады да, кире дә какмады.

"Британия вәкилләре барлык сөйләшүләрдә Каддафинең Либия җитәкчесе урыныннан китү кирәклегенә басым ясый", диелгән министрлык белдерүендә.

Чәршәмбе көнне Либиядән тышкы эшләр министры Муса Кусаның качуы билгеле булганнан соң, илдән тагын берничә рәсминең китү ихтималы турында хәбәрләр чыкты.

Халыкара коалиция Каддафи гаскәрләрен утка тотуны дәвам итә. АКШ адмиралы Майк Маллен, Каддафи көчләренең саны оппозициядән 10 мәртәбә артык, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG