Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә урам җыенында меңләгән кеше катнашты


Сүрия көньягындагы Дараа каласында хөкүмәткә каршы урам җыенында меңләгән кеше катнашты. Хокук яклаучылар бу чараны “Шәһитләр көне” дип атады. Урам җыены соңгы атналарда протест чараларында һәлак булган 70ләп кешене искә алу өчен оештырылды.

Биш меңләп кеше шәһәр урамнары буйлап “Иреклек таләп итәбез” дигән чыгышлар белән үтте. Дараа һәм аның тирәсенә өстәмә полиция китерелде.

Чәршәмбе көнне ясаган чыгышында президент Башар әл-Ассадның реформалар булачагы турында бер сүз дә әйтмәве халыкның ачуын тагын да арттырды.
XS
SM
MD
LG