Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенсия артты: сөенечме, көенечме?


Бүгеннән башлап дәүләттән социаль пенсия алучыларның пенсияләре 10%ка артты. Мондый пенсия алучыларның саны республикада җитмеш мең кеше исәпләнә. Алар 1 апрельдән башлап уртача 296 сумга артык пенсия ала башлаячак.


1 апрельдән башлап пенсияләр 10%ка артачак дип әйтсәләр дә, бу пенсияләрнең кемнәргә кагылуын күп кенә пенсионерлар әле үзләре белеп бетерми. Белгечләр фикеренчә, бу арту бары тик социаль пенсионерларга гына кагыла.

Социаль пенсия алучылар кемнәр соң алар?

Татарстан пенсия фондының, пенсияләрне хисаплау бүлеге вәкиле Рамилә Йосыпова сүзләренчә, социаль пенсия алучылар исемлегенә хезмәт стажы булмаган, I, II, III төркем инвалидлар, инвалид балалар, сугыш инвалидлары, Чернобыль фаҗигасе инвалидлары, әтисез яисә әнисез калган балалар һәм шулай ук тома ятим калган балалар керә.

Татарстанда социаль пенсияләр 1 апрельдән уртача 296 сумга артып, 3178 сум тәшкил итәчәк. Аннан соң шулай ук ай саен түләнә торган акчалата түләүләр дә 6,5%ка артачак, ди Татарстан пенсия фонды хезмәткәре Рамилә Йосыпова.

Социаль пенсия алучылар үзләре бу артуга ничек карый соң? Бу арту алар тормышларына ничек тәэсир иткән? Казанда яшәүче, хәзерге вакытта 80 яшен ваклап килүче Фәрит Гыйльметдинов, хөкүмәт мондый артулар белән халыкны алдый гына дип белдерә.

"Хәзерге тормышта әйбер бәяләре көн дә артып бара. Бәрәңгенең килосын 50 тәңкәгә ала башладык. Гомердә алай булганы юк иде бит. Элек безгә бабайлар, киләчәктә суны да сатып ала башларсыз дип әйтә торганнар иде. Менә анысын да күрдек.

Авылларга бер күз салыгыз әле. Терлек асрау өчен көтүлекләр бетте, терлекләр кимеде. Колхоз-совхозлар бетә. Авыл кешеләре шәһәргә күчә.

Бераз гына акчалар арткач, кибетләрдә дә бәяләр арта бит. Пенсияне арттырып халыкны алдыйлар гына. Халыкны тынычландыру өчен генә арттырган булалар.

5 мең сумга кеше ничек яшәргә тиеш? Моны халык митингларга чыкмасын өчен генә эшлиләр. Байлар белән ярлылар бердәм булсын иде. Минем акчам бар, ашарыма бар дип тик ятарга ярамый", ди социаль пенсия алучы казанлы Фәрит Гыйльметдинов.

Аның кебекләр Татарстанда җитмеш мең кеше исәпләнсә, Русия буенча бу сан дүрт миллионнан артып китә.
XS
SM
MD
LG