Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов көне буе татарча гына сөйләшерме?


“Үзебез” яшьләр хәрәкәте координаторы Римма Бикмөхәммәтова республиканың дәүләт оешмаларында эшләүче барлык түрәләрнең дә 26 апрельдә татарча гына сөйләшүен тели.


"Түрәләр дә, президент Рөстәм Миңнеханов та, бары тик татарча гына сөйләшсә, эшләрен татар телендә генә алып барса, ана теленең кулланышка керүенә зур йогынты булыр иде", ди ул.


Римма, “Президентның “Татар көне” яки татар телен саклауның яңа баскычы ничек булыр?” дигән мәкалә интернетта дөнья күргәннән соң айдан артык вакыт үтте. 26 апрельдә җитәкчеләр гел татарча гына сөйләшсә иде дигән тәкъдимне президентка җибәрдегезме әле?

– Әлегә бу өлкәдә ниндидер адымнар ясалмады. Миңа калса, аны президентка җиткерү кирәк. Миңнеханов яңа технологияләрне, интернетны куллана торган шәхес.

Бәлки аңа интернет аша видео-мөрәҗәгать итеп җибәрербез. Яшьләрчә тәкъдим ясасак, бәлки алар да кызыгыр.

26 апрельдә үтәчәк “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе гадәттәгечә узачакмы?

– Ел саен без ниндидер яңалыклар кертергә тырышабыз. Быел “Интернет, галәм татарча сөйләшә” дигән акция үткәрергә җыенабыз. Ул 1 атна дәвам итәчәк.
Римма Бикмөхәммәтова
Узган ел без беренче тапкыр “Татар дозор” дигән маҗаралы уен оештырган идек.Без татар теле кулланышта түгел дип зарланырга яратабыз. Канун булса да, таләп итәргә куркабыз.

Быел татар дозорда катнашуның бер шарты итеп татар теленә игътибар итмәгән, үз эшендә кулланмаган җитештерүчеләр, төрле ширкәтләрнең исемлеген бирәбез. Алар шушы кешеләргә хатлар язарга тиеш булачак. Ниндидер нәтиҗәләре булса, ул такым “Татар дозор”да катнашачак.

Тагын бер шарты бар – урамдагы элмә такталарда, урам исемнәрендә киткән хаталарны фотога төшереп безгә җибәрергә тиешләр. Андый элмә такталар Казанда бик күп.

Аннары без быел “Мин татарча сөйләшәм!” дигән автойөреш үткәрергә телибез. Узган ел аны Чаллы яшьләре бик уңышлы уздырган.

Берничә машинага Татарстан байраклары, “Мин татарча сөйләшәм!” әләмнәре беркетеп, бик кызыклы маршрут эшләгәннәр. Туктап сүзлекләр, түштамгалар, футболкалар таратылган.

Менә шушы тәҗрибәне без дә Казанда оештырып карарга исәплибез.

Татар википедиясендә актив кулланучы Рашат Якупов бар. Хәзер аның белән бергә Татарстан министрлыкларының сәхифәләрен тикшерәбез. Аларның күбесе русча, татарча һәм инглизчә эшли. Кызганыч, рус битләренә өстенлек бирелә. Татар теле белән чагыштырганда, инглиз версияләрен дә тизрәк тулылындыралар. Аларны тикшереп, хатларыбызны министрлыкларга җибәреп барабыз”.

Кечкенә генә чара булса да, аны үткәрү өчен акча кирәк. Казан хакимияте, хөкүмәтнең телләрне үстерү бүлеге сезгә ярдәм итәме?

– Татарстан хөкүмәте карары белән кайбер оешмаларга, мәгариф һәм фән министрлыгына, кайбер югары уку йортларына “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә башка елларда максатчан акча бүленеп бирелә иде. Безнең эшләрне башкарганда ул акчалар килеп җитмәде. Ә 26 апрельгә барсын да өлгертергә кирәк иде. Мәгариф министрлыгы безгә өлешчә ярдәм итә. Күп очракта иганәчеләр акчасын тотабыз.

2011 елда Казан хакимияте башкаладагы татар милли чараларын да багучы телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлегенә бер тиен дә акча бирмәгән. Элек күпмедер дәрәҗәдә финанслана иде. Әлеге бүлек җитәкчесе Ирек Арсланов быел иганәчеләр ярдәменә генә өметләнүен әйтте. Әмма Татарстан башкаласында татарлар да күп яши бит. Алар да салым түли. Ә татарларның милли чарларына акча каралмый. Мисал өчен, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе өчен дә. Бу хәлне “Үзебез” хәрәкәте ничек бәяли?

– Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт белән чагыштырганда, Казан иң авырткан җир ул. Аларда татарлык нык сизелә. Мисал өчен, Түбән Камада элмә такталар татарча да тигез итеп ясала. Җитештерүчеләрнең күбесе татар телен куллана. Чаллыда да шулай ук. Әмма татарның башкаласы Казандагы вазгыятьне үзгәртү бик авыр.

Казан хакимиятендә татар теленә икенче дәрәҗәдәге әйбергә булган кебек караш яши. Бу җитәкчелектән. Казанда чыннан да татарлык юк. “Аксенов-фест” дигән зур фестивальләр үтә. Ә татарчасы юк аның. “Тынычлык яратылу” дигән фестиваль дә үтә. Ярый әле, соңгы елларда анда бер-ике генә булса да татар җырчылары чыгыш ясый башлады. Әмма ул бик аз.

Татарстан яшьләренең “Үзебез” хәрәкәте беркайда да теркәлмәгән. "Әнә шуңа күрә, ниндидер үтенеч йә булмаса таләпләр белән хат җибәреп булмый", ди Римма Бикмөхәммәтова. Хәрәкәткә,аның сүзләренчә, төп эшләреннән соң буш вакытлары калганда татарлыкны күтәрик дип йөргән яшьләр җыелган.

Әле күптән түгел генә “Үзебез” Иж-Бубый мәктәбен ябарга җыенуларын белгәч, сәбәпләрен аңларга һәм каршылык белдерергә журналистлар белән бергә җыелып, Әгерҗе якларына барып кайткан иде.
XS
SM
MD
LG