Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь артистларны читтәге татарлар да сайлый ала


Татар балаларының "Евровидение" бәйгесе – “Җырлы-моңлы балачак-2011” фестиваленең икенче телевизион туры башланып китте


Март ахырыннан “Татарстан-Яңа Гасыр” каналында “Җырлы-моңлы балачак-2011” бәйгесенең икенче өлешенә сайланып алган яшь артистларның чыгышлары күрсәтелә башлады.

Бәйгедә 4 яшьтән алып 14кә кадәр Татарстан һәм күрше төбәкләрдән, БДБ илләреннән җырга, биюгә һәвәс яшь артистлар катнаша. Икенче турга 200ләп бала сайлап алынган. Бәйгедә катнашучылар күбесенчә татар халык җырларын башкара, милли композиторларның әсәрләренә дә шактый урын бирелә.

Татар балалары өчен "Евровидение"

Татар балалар фестивале “Татар моңы” бәйгесе кысаларында әле ике генә ел үткәрелә. Әмма аның татар дөньясына тәэсире сизелә инде. Быел фестивальдә катнашырга теләгән төбәкләрнең саны арткан.

Узган елда чыгыш ясаган Волгоград, Самар өлкәсенең Тольятти каласы балаларына Чуашстан республикасы, Үзбәкстан, Казакъстаннан яшь башкаручылар да өстәлде. Барлыгы бу бәйгегә Русиянең 10 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән яшь башкаручылар килде, дип хәбәр итә "Татарстан-Яңа Гасыр" каналы.

Читтәге татарларга әлеге бәйгедә үз балаларын күрү генә түгел, алар өчен тавыш бирү мөмкинлеге дә ачыла. Фестивальдә "Евровидение" бәйгесендәге сыман, тамашачылар туры эфирда sms җибәреп, ошаган артистка теләктәшлек белдерә ала.

Шулай итеп “Җырлы-моңлы балачак” фестивалендә җиңүчеләрне, ягъни иң оста яшь артистларны, иң матур җырны сайлауда иярчен каналының төрле төбәк, төрле илләрдәге тамашачылары да катнаша ала. Алдагы көннәрдә, катнашучыларның чыгышлары “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы аша күрсәтеләчәк.

Кырыс жюрига “Татарстан-Яңа Гасыр” каналы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, балалар шагыйре һәм депутат Роберт Миңнуллин, танылган җырчы Римма Ибраһимова керә.

Татар телен өйрәнүгә бер адым

Фестивальне оештыручыларның берсе, “Татарстан-Яңа Гасыр” каналының Балалар һәм яшүсмерләр иҗат берләшмәсе башлыгы Рамилә Сәхәбетдинова, бәйге татар телен өйрәнергә этәргеч бирә, ди.

“Кайбер төбәкләрдән килгән балалар: “Без татарча белмибез инде, апа, ләкин без матур итеп татарча җырлый беләбез!”, диләр. Татар халык җырларын өйрәнеп, алар татар телен өйрәнүгә дә бер адым ясый, дип уйлыйм.

Җырлагач, сүзләрен дә аңлыйсы килә аларның. Икенче елга килгән балаларда үсеш күзәтелә. Алар инде милли җырларны аңлап башкара, әңгәмәләр корганда да, татарча җавап бирергә тырыша”, ди Рамилә Сәхәбетдинова.

“Җырлы-моңлы балачак-2011” бәйгесендә катнашучыларның чыгышлары 6 һәм 8 апрельдә "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында күрсәтеләчәк.

Аерым алганда, 6 апрель көнне Самардан Ислам Кәлимуллин “Идел буе каеннары” җырын башкарачак, Питрәчтән Альберт Хәмәдиев “Татарстан гөле” җыры белән чыгыш ясаячак. Шушы ук районнан Эльвира Галәветдинова – “Ак каен” җыры, “Юлдаш” вокаль ансамбле “Иртәнге нур” әсәре белән тамашачылар күңелен яуламакчы.

Иң матур татар җырлары һәм иң оста башкаручыларны сайлауда дөньяның төрле илләрендә яшәүче милләттәшләр дә катнаша ала. SMS-тавыш бирү һәм профессиональ жюри сайлау нәтиҗәсендә җиңүче дип табылган яшь татар артистларының исемнәре 1 июньдә билгеле булачак.
XS
SM
MD
LG