90нчы еллар башыннан бирле үз югары уку йортлары ишекләрен төрле илләрдән килгән укучыларга ачкан Төркия, быел да күп кенә укучы яшьләргә шәрык илендә белем алырга мөмкинлек бирәчәк.
Һәр елдагыча, имтихан тест рәвешендә булачак. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда төрек телен белмәгән абитуриентлар берьеллык әзерлек курсларына җибәрелә.
Төркия университетларында белем төрек телендә, ә кайберләрендә инглиз телендә бирелә. Инглиз телле югары уку йортлары бу телне белмәүчеләргә шулай ук инглиз теленең берьеллык курсларын оештыра.
Соңгы елларда Татарстан укучылары өчен төрек телен өйрәнү курслары Төркиянең өч иң зур шәһәре – Истанбул, башкала Әнкара һәм Измир шәһәрләрендә оештырыла.
Студентларга төрек телен өйрәнгәндә дә, югары уку йортына укырга кергәч тә, дәүләт стипендиясе түләнә һәм яшәү өчен тулай торактан бушлай урын бирелә. Юл чыгымнарын исә укучылар үзләре күтәрә.
Имтиханда катнашырга теләүчеләр, башка еллардан аермалы буларак быел, Казандагы Төркия генераль консуллыгына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Гариза язганда паспорт күчермәсе, урта мәктәпне тәмамлаучылар өчен аттестат күчермәсе, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен исә аларның укуын дәлилләүче белешмә һәм ике фотосурәт алып килүләре сорала.
Имтиханга катнашырга теләк белдерүчеләрнең гаризалары 8 апрельгә кадәр кабул ителә.
Әмма бу вакыт бераз озынайтылырга да мөмкин дип белдерә консуллык вәкилләре. Алар бу имтиханга шулай ук Татарстанга күрше республикалар – Башкортстан, Мари иле, Удмуртия, Чуашстан укучыларыннан да гаризалар кабул ителүен белдерә.
Имтиханга кагылышлы сорауларны Казанның Горький урамы 23нче йортта урнашкан Төрек консуллыгының 299-53-10 телефонына шалтыратып биреп була.