Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилдән бер төркем гарәпләргә яңа солых планы тәкъдим итә


Һолан калкулыкларындагы Израил ныгытмасы
Һолан калкулыкларындагы Израил ныгытмасы

Израилнең элекке хәрбиләре Израил белән Фәләстин мөнәсәбәтләрен җайлау өчен яңа солых планын эшләгән. Анда Фәләстин дәүләтен булдыру күздә тотыла.

«Израил солых башлангычы» дип аталган бу ике битлек план гарәп дөньясындагы инкыйлаблар чорында булдырылды. Израил киләчәктә мондый килешүне фәләстиннәр белән генә түгел, ә башка гарәп дөньясы илләре белән дә төзергә мөмкинлеген әйтә.

Фәләстиннәргә бәйле планны исә Израилнең элекке түрәләре, хәрбиләре һәм фән эшлеклеләре булдырган. Шулай ук бу документ Гарәп Лигасының элекке тәкъдимнәренә җавап булып тора. Ул тәкъдимнәр инде 2002 елны яңгыраган иде, аннары тагын биш елдан кабатлап тәкъдим ителде.

Баш бинасы Лондонда булган Сhatham Houseның Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка программасының тикшерү үзәге вәкиле Йосcи Мекелберг мөгаен бу планның барлыкка килүенә соңгы вакытта Израил белән Фәләстин арасындагы солых килешүенең “үлә» баруы сәбәп булгандыр дип саный. Ул соңгы вакытта көч куллану артуын искә ала.

«Солыхның упкынга тәгәрәве куркынычы туды. Соңгы ике атнада Иерусалимда бомба шартлады, Газзә Сызыгында фәләстин һәм израилләр арасында атышлар булды. Фәләстиннәр үзләре дә күбрәк корал туплый. Бу планны кабул итү ниндидер чарасызлыктан һәм мәсьәләне тиз хәл итәргә теләүдән булуы ихтимал. Чөнки аны озакка сузу бу израилләр белән фәләстиннәргә зыянга гына булачак», ди ул.

Дәүләтчелек мәсьәләсе

Әлеге план Израилнең Үрдүн елгасы Көнбатыш ярында һәм Газзә Сызыгында фәләстин дәүләтен төзүне күздә тота. Аның башкаласы Көнчыгыш Иерусалимда булачак. Ягъни Иерусалимның иске шәһәрдәге яһүд кварталы һәм Хәсрәт дивары Израил суверенитеты өлешенә караячак. Ә яһүдләрнең Сарай тавындагы контрольне, алар фикеренчә, махсус оешма алып барырга тиеш. Мөселманнар өчен ул Хәрам әл-Шәриф дип аталган изге урын санала.

План нигезендә, Фәләстин дәүләте фәләстиннәргә, ә Израил – яһүдләргә булачак. Шул ук вакытта гарәп азчылыгына анда тигез хокук карала. Ягъни Фәләстин кварталларының күп өлеше фәләстиннәр контроленә, ә яһүдләрнеке – Израилгә күчәчәк.

Моннын тыш фәләстин качакларына акчалата түләү тәкъдим ителәчәк, шулай ук аларның Фәләстингә кайтуына бернинди киртәләр куелмаячак, ә кайберләренә хәтта Израил җирләренә кайтырга рөхсәт ителергә мөмкин.

Шул ук вакытта бу солых планын тормышка ашыру өчен Израил биш ел дигәндә Һолан калкулыкларыннан китәргә тиеш булачак. Моңа җавап итеп Израил фәләстиннәр һәм гарәп илләреннән иминлек гарантиясе, яһүдләргә каршы котырту һәм дошмани карашны туктатуны таләп итә.

Израилдәге 40 кешелек вәкиллек инде бу планны раслаган. Ләкин Мекелберг бу башлангычның уңышка ирешәчәгенә шикләнә.

«Фәләстиннәрнең үзләрендә дә – Хәмәс һәм Фатх арасында каршылык бар, шулай ук Газзә Сызыгы белән Үрдүн елгасының Көнбатыш яры арасында да аңлашылмаучанлык сизелә. Шуңа низаглар хәл ителмичә торып Израил хөкүмәте нидер эшли алмас. Мондый башлангыч бернинди җимеш бирмәс дип куркам», ди ул.
XS
SM
MD
LG