Бу чараны Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге идарәсе белән бергәлектә “Мы” яшьләр хәрәкәте оештыра. Казанда чара Павлюхин, Татарстан, Җиңү Проспекты һәм Мәскәү базары урамнарында үткәрелде. Оештыручылар сүзләренчә, әлеге чараның төп максаты – машина йөртүчеләр арасында ришвәтчелеккә карата тискәре мөнәсәбәт уяту.
6-8 апрель көннәрендә Татарстанның Казан, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә “Ришвәт бирмим!” чарасы үткәрелә.