Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янукович Югары Радага еллык мөрәҗәгатен ишеттерде


Украина президенты Виктор Янукович Русия белән газ һәм нефть килешүләрен оптимальләштерергә чакыра.

Янукович бүген Украина парламенты Югары Радада еллык мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

Янукович әйтүенчә, оптимальләштерү өчен аерым алганда Украина энергия системын заманчалаштыруга чит ил капиталын җәлеп итү зарур.

Янукович шулай ук Мәскәү белән хезмәттәшлекнең яңа рәвешләрен үстерергә чакырым мисал итеп имилек өлкәсендәге хезмәттәшлекне атады.

Украина президенты Русия, Беларус һәм Казакъстан кергән Таможня берлегенә кушылу мөмкинлеген дә кире какмады.
XS
SM
MD
LG