Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сайт газетны, газет сайтны тулыландыра"


Рушан Гыймалетдинов
Рушан Гыймалетдинов

Гомере буе басма газет булып чыккан “Ватаным Татарстан”ның интернетта үз бите дә бар. Онлайнга артык мөкиббән булып, газет үз укучыларын югалтып бетермәсме? Бу турыда газетның дизайнеры, верстка ясаучысы һәм vatantat.ru сайтын алып баручы егет Рушан Гыймалетдинов белән сөйләштек.


“Ватаным Татарстан” газеты атнага дүрт тапкыр кәгазь вариантта чыгудан тыш, интернетта vatantat.ru сайтында онлайн режимда эшли. Соңгы арада сайтларына күбрәк тә игътибар бирәләр сыман.

Рушан, сайтыгызга күп игътибар бирәсезме?

Минем уйлавымча, игътибар максималь рәвештә бирелә. Сайтны тәүлек дәвамында яңартып барабыз. Комментарийлар бик күп килә, шуларга җаваплар язабыз.

Гадәттә, газетларның электрон версияләре номер чыккан көнне тулыланып бара. Соңгы вакытта шундый тенденция китте: күп кенә басма матбугат чаралары көн дәвамында онлайн яңалыклар бирә башлады. Мәсәлән, “Вечерняя Казань”, “Комсомольская правда”. Сезнең дә мондый тәҗрибәгә кушыласыгыз килмиме?


Без болай эшлибез. Сайтыбызда яңалык алданрак чыга. Газетны типографиягә биргәч үк, сайтны яңарта башлыйбыз, онлайн режимда да бик күп язмалар куела. Күбесенчә, газетка сыеп бетмәгән материалларны эләбез. Газетның күләме чикле, ә интернетта андый чикләр юк: тулы версияләр, күбрәк фотолар куярга мөмкинлек бар. Моның уңай ягы күп: газет килгәнен көтеп торасы юк, номер чыкканчы ук рәхәтләнеп ачып укырга була.

Ягъни мин материалны беренче булып укыйсым килә икән, сайтка керергә мәҗбүр булам?

Әйе, зур полосалар сәгать 12гә кадәр тулып бетә. Шундук сайтка эләбез. Ә калын номер инде озаграк. Мәсәлән, соңгы зур санны иртәнге 4кә кадәр элеп утырдым. Теләгән кеше аны иртә белән ачып укый алды.

Сайтка шул кадәр игътибар бирү басма “Ватаным”га зыян китермәсме соң? Сезгә бит тираж кирәк, шуның белән акча да эшлисез, ә сайт белән акча эшләү шактый кыен.


Бу мәсьәләгә кем ничек карый инде. Кемдер сайт газетны алмаштыра дип исәпли, ә без башкача уйлыйбыз. Безнең сайт газетны, ә газет сайтны тулыландыра. Бәлки зыяны бардыр да, ләкин бу проблема бездә генә түгел. Ул күп басмаларда бар, чөнки интернетның мөмкинлекләре күбрәк. Ә газетны яздырып алырга, аның өчен акча түләргә кирәк.

Сер түгел, татар матбугатының укучысы күбрәк район җирендә, араларында өлкән буын вәкилләре бик күп. Әмма сезнең газетта еш кына “Тулырак версия vatantat.ru сайтында” дигән тамга чыга. Болай итеп, авылдагы әби-бабайларны биздермисез микән? “Нинди vatantat бу?” “Без бит газет өчен акча түләдек, ник безгә тулы булмаган версия килә?” дип ачулары киләдер...

Юктыр. Газетның күләме чикләнгән, бөтен материалны да биреп бетереп булмый, шуңа күрә интернетка зуррак версияне куярга мөмкинлек булганда, нишләп аны файдаланмаска ди. Хәзер авылда да күп кеше интернетны куллана. Ә әби-бабайларга сайтны уллары, кызлары, оныклары да ачып күрсәтә ала бит.

Сайтыгызда статистика күренми. Бу саннар серме?


Юк, әлбәттә. 2009 ел белән чагыштырсак, интернет-укучыларыбыз саны 100 процентка артты. Аена уртача 30 мең, ә иң күбе 44 мең кеше керә. Бу бик яхшы саннар. Әмма туктарга җыенмыйбыз. Үз үсеш векторыбыз, юнәлешебез бар.

ТИЦ (тематический индекс цитирования) дигән төшенчә бар. Татарча әйтсәк, сезгә сылтамалар саны индексы. Тикшердем, күрсәткечләрегез шактый югары. Димәк, интернетта сезгә сылтамалар күп калдырыла. Күптән түгел генә сездә Миңтимер Шәймиев белән эксклюзив интервью басылган иде. Аны хәтта күп кенә үзәк матбугат чаралары да файдаланды. Интернеттагы бу сылтамалар сезгә нинди дә булса файда китердеме?

Файда күбрәк оффлайнда булды. Чөнки сайтларның күбесе безнең биткә сылтама бирмәгән. “ВТ”, “Моя Родина Татарстан” дип кенә язган күбесе. Бу әлбәттә, проблема. Авторлар хокукын бозу дип тә әйтергә буладыр. Ләкин без үпкәләмибез. Киресенчә, федераль басмалар татар газетларын бик сирәк тәрҗемә итә. Гаеп үзебездә дә бардыр.

Элек редакцияләргә капчык-капчык хатлар килгән ди. Моны бигрәк тә өлкән яшьтәге журналистлар сагынып сөйли. Безгә, яшь буын журналистларга, бу әкият сыман. Ничек уйлыйсың, интернет укучылар белән элемтәне кайтарырмы? Ягъни шул капчык-капчык хатлар виртуаль дөньяга күчәрме?

Безгә болай да хатлар күп килә. Газетның һәр шимбә санында бер полоса булып, “Сезнең хатлар” дигән сәхифә чыга. Әмма барысын да урнаштырып бетереп булмый. “Интернет-кайтаваз” дигән сәхифәбез дә бар, анда интернетта булган комментарийлар басыла.

Син дизайнер кеше, һәм верстка белән дә шөгыльләнәсең. Профессионал буларак әйт әле: татар сайтларына, аларның дизайнына нәрсә җитми бүген?

Интернет бик зур тизлек белән үсә, аны куып җитү бик авыр. Верстка мәсьәләсендә шуны сизгәнем бар: күп кенә сайтлар төрле браузерларда төрлечә күрсәтелә. Бу зур хата. Шулай ук еш кына бик күп төс кулланган чуар сайтларны күрәм. Матур түгел. Зәвык юк. Дизайн күзлегеннән чыгып караганда, берничә төс кенә сайлап алынырга һәм шул төсләр белән генә эш ителергә тиеш.

* * *

Басма матбугатмы, әллә онлайнмы? Соңгы арада газетлар арасында бу сорау символик сорауга әйләнде сыман. “Беренче булып нәрсә барлыкка килгән: тавыкмы, әллә йомыркамы?” дигән сыман.

Берәүләр кәгазьгә ябышып ята һәм сайт алып бару бөтенләй башка стратегия, башка өлкә дип саный. Икенчеләр, киресенчә, заманага яраклаша алмасак, ярык тагарак алдында калырбыз дип, бөтен көчләрен сайтка ташлады. Өченчеләр сайт һәм басма газет арасындагы балансны иллегә-илле тотып, алтын урталыкны тапмакчы.

Кемнәр җиңү яулар, нинди пропорция үз җимешләрен бирер? Монысын киләчәк күрсәтер.
XS
SM
MD
LG