Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шурасы татар яшьләрен очраштырды


Фәрит Мифтахов (с) һәм Тәбриз Яруллин
Фәрит Мифтахов (с) һәм Тәбриз Яруллин

Казан шурасы җитәкчесе Фәрит Мифтахов шәһәрнең татар, яшь активистлары белән очрашу үткәрде. Бу чараның төп максаты Казан татар яшьләрен берләштерү иде.


Очрашуга Казанның төрле районнарындагы татар яшь активистлары килгән иде. Аның төп максаты да шәһәрнең татар яшьләрен туплау, Бөтендөнья татар конгрессы каршында татар яшьләренең ныклы бер оешмасын булдыру булып тора.

“Безнең монда җыелуыбызның сәбәбе – Казан яшьләрен берләштерү. Казанның һәрбер районында шундый актив яшьләребез булса, аның нәтиҗәсе дә булыр иде”, дип сөйләде Фәрит Мифтахов.

Төбәкләр арасында тәҗрибә алышу кирәк

Читтә яшәүче татарлар Казанны үзләренең мәркәзләре итеп саный, әмма бүген шәһәрдә татар мохите юк дәрәҗәсендә, аеруча яшьләр арасында бу мохитне тудыру кирәк, ди Бөтендөнья татар яшьләре форумының җитәкчесе Тәбриз Яруллин:

“Республика районнарында, авылларында татарча яшәү бар, ә Казанда ул юк. XIX гасыр ахырында татар бистәсе ничек тарала башлаган, шуның белән бетеп киткән ул. Совет чорыннан калмаган.

Яшьләргә шәһәрдә үзенең мәхәлләсе, татарча яшәеш образы кирәк. Без төп максат итеп шуны куябыз – шәһәр җирлегендә татар яшьләре эремәсен, татар телен онытмасын, татар булып калсын һәм ул шәһәрчә булсын”.

Милли өлкәдәге эшләр исә Казаннан читтәге кайбер төбәкләрдә яхшырак эшләп килә, ди Тәбриз Яруллин. Мисалга, мәктәпләр арасындагы татар КВНы Казанда әле күптән түгел генә оештырылды. Аны Чаллыдан килгән Казан дәүләт финанс институты студенты Рөстәм Гатауллин башлап җибәрде.

“Ни өчен КВНны Рөстәм башлап йөри, чөнки бу эш Чаллыда бер юлга куелган һәм һәрдаим эшләнеп тора. Казанда ул юк. Казанда яшьләр арасында милли эшләр бик аз. Ләкин без үзебезнең тел, мәдәният өчен көрәшергә тиеш”, диде ул.

“Мин татарча сөйләшәм” чарасы үсә

Очрашуда шулай озакламый уздырылачак “Мин татарча сөйләшәм” чарасы турында да әйтелде. Узган елны яңалык буларак “Татар-Дозор” уены оештырылган иде, бу елны яңа чаралар каралган.

Бу елны бер атна дәвамында , зур интернет-порталларда, форумнарда татарча сөйләшү, татарча әңгәмә кору, комментарийләр калдыру булачак.

Казан шәһәре буенча автохәрәкәт оештырылачак. Ул шулай ук Чаллы шәһәрендә уздырылып килә иде. Казанда ул беренче тапкыр 25 апрель көнне, дүшәмбе үтәчәк, бик күп машиналар шәһәр буенча җанлы автохәрәкәт үткәрәчәк. Һәм 26 көнне, гадәттәгечә, Университет һәм Бауман урамнары киселешендә бик зур гына концерт булачак, анда меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.

Татар яшьләрен интернет-портал берләштерер

Казан федераль университеты студенты Данис Шакиров озакламый булдыралачак интернет-портал турында да әйтеп китте:

“Интернет-портал булдыру проекты буенча эшлим мин. Һәм без tatar-congress.org сайтын бераз киңәйтеп, интернет-портал формасында төзергә телибез. Ул яңа бер бүлек булып оешачак. Анда һәрбер төбәкнең һәм шул ук Казан оешмасының да яңалыклары булачак, Алла боерса”.

Бүген Казанда татар яшьләренең төрле клублары, оешмалары бар, шулай да әлегә алар көчле бер структура дәрәҗәсендә түгел. Фәрит Мифтаховның ярдәмчесе Рәмзия Дәүләтовна әйтүенчә, шул яшьләрне зур чараларда берләштерү , бер-берсе белән таныштыру өчен киләчәктә республикада татар яшьләренең Сабан туен да оештырырга ниятлиләр.
XS
SM
MD
LG