Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов КФУның багучылар шурасы утырышын үткәрә


Казан федераль университеты бинасы
Казан федераль университеты бинасы
Казан – 11 апрель көнне Казан федераль университетының (КФУ) багучылар шурасының утырышы үтәчәк. Бу утырыш беренче тапкыр шураның рәисе, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтә. Шурага барлыгы 38 кеше керә.

Соңгы көннәрдә федераль университет каршында ачыласы яңа Филология институты тирәсендә киеренкелек күзәтелә.

Казан дәүләт университеты һәм педуниверситетның татар филологиясе факультетларын берләштерүне күз алдында тоткан бу проект уңаеннан бер төркем татар җәмәгатьчелеге вәкилләре борчылу белдерә.

Җомга көнне КФУда үткән киңәшмәдә яңа институтның исемендә Татар сүзен калдырырга килешенгән, әмма аның төзелеше һәм юнәлеше тирәсендә әле дә билгесезлек саклана.

11 апрель көнне Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге Казан федераль университеты каршында Татар филологиясе һәм тарихы институты ачуны таләп итеп пикет оештырырга җыена. Чара 11 сәгатьтә Ленин һәйкәле янында башланырга тиеш.
XS
SM
MD
LG