Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә иң бай министрның еллык кереме 114 миллионнан артык


Transparency International оешмасының Русия бүлеге башлыгы Елена Панфилова, Русия рәсмиләренең керемнәре генә түгел, чыгымнары да бәян ителергә тиеш, дип белдерде.

Фатир, җир һәм машиналар турындагы хисапта аларның кайчан сатып алынган булуы турында да мәгълүмат булырга тиеш, диде Панфилова.

Бүген Русия президенты, премьер-министры, министрлар һәм аларның гаиләләре керемнәре бәян ителде.

Дмитрий Медведевның кереме 2010 елда 3 миллион 300 мең сум, Владимир Путинның - биш миллион сум булган.

Иң бай министр булып, 2009 елда кебек үк, табигать байлыклары идарәсе башлыгы Юрий Трутнев калган. Аның кереме 114 миллион сумнан артык.
XS
SM
MD
LG