Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция НАТОны Либиягә ярдәмне арттырырга чакыра


НАТО көчләре Мөәммәр Каддафинең кораллы көчләрен юк итү өчен җитәрлек тырышлык күрми, диде Франция тышкы эшләр министры Ален Жюппе.

“Без НАТОга мондый вәкәләтне бирдек. Берлек Каддафинең үз хәрби көчләре белән үз халкын юк итүенә юл куймаска тиеш”, диде министр.

Аның сүзләренә караганда, Либиянең Мисурата каласын утка тоткан ракета җиһазлары һәм артиллерия мөмкин кадәр тизрәк юк ителергә тиеш.

Шулай ук, Либия халкына һуманитар ярдәмне арттырырга кирәк, диде министр.

Бу мәсьәләләр НАТО һәм Европа Берлеге илләренең тышкы сәясәт башлыклары белән булачак очрашуда каралыр, дип көтелә. Киңәшмә бүген Люксембургта ачыла.
XS
SM
MD
LG