Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия янә гаепне читтән эзли


"Ак Барс" җанатарлары
"Ак Барс" җанатарлары

Өстән әзерләнеп, читтәгеләрне гаепләп, астагыларны билгеле бер калыпка салып тоту тәҗрибәсен Русия җитәкчелеге янә эшкә җигәргә җыена.

Яшьләр арасында экстремизм таралуга каршы тору һәм аны бетерү тәкъдимнәре дигән документ әзерләнсә дә, ул халык күзеннән алып куелды.

Әлеге документны Русиянең спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы Русиянең эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль күзләү идарәсе белән бергәләп әзерләгән.

Бу тәкъдимнәр яшьләр эшләре министрлыгы сәхифәсендә бары тик 3 көн генә эленеп торды һәм аннан соң юкка да чыкты. Министрлыкның матбугат хезмәте документның нигә алынуы турында аңлатмалар бирми. “Без сәхифәгә куярга кушсалар - куябыз, алырга дисәләр, алабыз”, гына диделәр.

Дөрес, кайбер сәхифәләрдә, мисал өчен, “Эхо Москвы”да аның күчермәсе сакланып калган.

Гаеплеләр хәтсез

20 битлек әлеге документта яшьләрнең төрле оешмаларын һәм берләшмәләрен дәүләтнең киләчәктә үз күзәтүе астына алачагы көн кебек ачык күренә.

Русия эчке эшләр министрлыгы рәсми теркәлмәгән төрле оешмаларны санап та куйган инде. Алар 302. Шулар арасыннан 50-се җәмгыятькә бигрәк тә зур куркыныч тудыра диелә.

Русиядә соңгы елларда экстремист оешмалар да, уң һәм сул радикал берләшмәләр дә, яшьләрнең төрле субкультураларын үз эченә алган “антифа” төркемнәр дә көчәйгән икән. Чит илләрнең хөкүмәттән тыш һәм коммерциягә катнашы булмаган оешмаларның да Русиянең сәяси системасын җимерү өчен яшьләрне үзләренә күпләп тарта башлавы хакында әйтелә.

Документта ислам факторының үсә баруы да телгә алына. Русиядәге яшь мөселманнар арасында дини экстремизмның пропагандалануы, яшьләрнең ислам илләренә барып укып кайтуы һәм анда аларның төрле экстремист, террор оешмалар йогынтысына эләгүе һөҗүмчән исламның көчәюенә китергән сәбәп буларак күрсәтелә.

Соңгы елларда милләтчелек һәм сепаратизмның үсүе дә әйтелә. Төрле иҗтимагый-сәяси көчләр аларны үз максатларын тормышка ашыру өчен куллана диелә.

Җанатарларның һәр адымы күзәтүгә

Әлеге документта яшьләрнең төрле субкультур даирәләргә җыелулары, күңелләре тартканга берләшүләре экстремистлыкка нигез булып торуы әйтелә.

Яшьләр сәясәте министрлыгы белән берлектә әзерләнгәнгә әле документта футбол фанатлары белән киләчәктә башкарасы эшләр мул язылган. Билгеле, моңа 2010 елның декабрендә Мәскәүнең Манеж мәйданында булган меңнәрчә ачулы фанатның каршылык чарасына җыелуы да сәбәп булгандыр.

Шуңа күрә, киләчәктә җанатарлар белән полиция вәкилләренең даими очрашып торуы, фанатлар арасында төрле спорт ярышлары үткәрү, төбәкләрдә җанатарлар белән эшләүче түрәләр булдыру да каралган.

Гомум сүзле гаепләүләр

Бу документта тагын күзгә чалынган бер әйбер бар – ул да булса, проблемнарга китергән сәбәпләрне читтән эзләү хас.

Чит ил оешмалары “Русия җәмгыяте өчен ят булган кыйммәтләрне” яшьләргә сеңдерергә тырышуда гаепләнә. Әмма документта нинди ят кыйммәтләр икәне әйтелми. Барсы да гомум сүзләргә генә барып төртелә.

Тормышта булган социаль җитешсезлекләрне ниндидер читтәге дошманнардан күрү – Русия җитәкчелеге өчен инде гадәти әйбергә әйләнде. Бу очракта яшьләрнең төрле хәрәкәт, берләшмәләре һәм аларның социаль җитешсезлекләргә каршылык белдерүе бөтенләй башкача – инде экстремистлык дип бәяләнәчәк.

Барсы да күз буяр өчен генә


“Үзебез” хәрәкәте координаторы Алия Сабирова Русиянең нинди генә чарасын, күрсәтмәсен, акциясен алсаң да – барсы да күз буяр өчен генә эшләнүен әйтә.

Алия Сабирова
“Безнең дәүләттә бөтенесе күз бууга гына әйләнеп кала. Дәүләт ниндидер проблемны чишәсе урынга ниндидер фәрман, боерыклар чыгара да, аннары хисап-отчетлар языла. Анда менә шундый аңлату эшләре алып барылды диелә.

Менә бер мисалны гына алыйк, наркотикларга каршы ниндидер рейдлар, марафоннар үткәрелә, концертлар куялар, фильмнар төшерәләр. Болар барсы да адәм көлкесе булып тора.

Кеше наркотикларга тиктән-тик барып ябышмый бит. Аны максаты булмау, күңелендә рухы булмау бу юлга китерә. Яшьләр белән эшләргә, аларны рухи яктан баетырга кирәк. Яшьләрне үз артыннан ияртерлек кешеләр булырга тиеш. Бала кече яшьтән үк үзенең ниндидер дәүләт һәм җәмгыять эчендә яшәгәнен сизеп үсәргә тиеш.

Әмма безнең дәүләтнең җитәкчелеге астагы иң авыр яшәүче катламнардан бик ерак. Алар хәлнең 20 ел буе бары тик начарлана гына баруына, күрәсең, күз йомалардыр инде. Алар бит барсын да белеп тора.

Беренче чиратта халыкның материаль хәлен кайгырту кирәк. Ашарына, киенеренә булмаган кешенең эчендә, нишләп мин начар яшим, нишләп алар бәхетле яшиләр дип явызлык туа. Җитмәсә, телевизордан башка кешеләрнең гел рәхәттә яшәвен күрсәтеп торалар.

Аннан соң ул явызлык ниндидер агрессия булып урамга килеп чыга. Бер-берсе белән кыйнашалар, үтерешләргә, наркомания һәм җинаятьчелеккә китерә.

Русия дәүләте чын-чынлап үзенең материаль хәлен кайгыртасы урынга, кәнфит кәгазенә төреп безгә ниндидер чаралар үткәргән булып, ниндидер кануннар кабул иткән булып кылана”, ди Сабирова.
Советлар тәҗрибәсе, тик яңача

Сабирова сүзләренчә, яшьләр сәясәте, эчке эшләр министрлыклары һәм ФСБ әзерләгән әлеге тәкъдимнәр хәлне берничек тә яхшыртмаячак. Өстән ниндидер тәкъдимнәр булуын, яшәешләрен ниндидер юнәлешкә җибәрергә теләүне аңлаган төрле субкультуралар һәм ирекле берләшмәләр, фанатлар моның белән килешмәячәк. Аларның ачуын тагын да ныграк чыгарырга мөмкин.

Әлеге документ Советлар Берлеге заманында җитәкчелекнең бик оста кулланган ысулның яңача яңгырашын хәтерләтә. Өстән әзерләнеп астагыларны билгеле бер калыпка салып тоту тәҗрибәсен Русия җитәкчелеге янә эшкә җигәргә җыена.
XS
SM
MD
LG