Accessibility links

Русиядә юл кагыйдәләрен бозган өчен җәза арта


Русия Федерация Шурасы Мәскәүдә һәм Петербурда юл кагыйдәләрен бозу өчен җәзаларны арттыру турында канунны хуплады. Әлеге документны башта Дәүләт Думасы кабул иткән иде.

Машинаны тыелган урында туктату һәм калдыру өчен җәза 100дән 2.500 сумга кадәр арттырылды. Транспорт юлыннан барган машина хуҗаларына 3.000 сумга кадәр штраф яный. Бу яңа тәртип киләсе елның июль аеннан кертеләчәк.

Бүген кабул ителгән канунда шулай ук такси хезмәтендә эшләү рөхсәте алуга да үзгәрешләр кертелгән.
XS
SM
MD
LG