Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУдагы үзгәрешләр милли мәктәпкә дә тәэсир итә


17нче татар гимназиясе укучылары, Казан.
17нче татар гимназиясе укучылары, Казан.

Казан федераль университеттагы үзгәртеп корулар татар гимназияләрендә белем алучыларны да борчый.


Татар факультетларының бер институтка кушылып бетүен татар мәктәпләре укытучылары да күзәтә. Белем алган университетларына, укыткан укытучыларының язмышына алар битараф түгел.

Бердәм дәүләт имтиханнары урысча гына бирелә башлагач, татар теле белгечләренә ихтыяҗ кимегәч, татар мәктәпләренең киләчәге дә шик астына куелган иде. Ата-аналар арасында "югары уку йортына имтиханны татарча биреп булмагач, милли мәктәптә укуның мәгънәсе дә калмады" диючеләр дә булды.

Казанда инде 20 ел эшләп килүче Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясен тәмамлаучылар арасында Федераль университетка кушылган югары уку йортларында татар филологиясе факультетларында белем алучылар бар.

Шулай ук быел гимназиянең чыгарылыш сыйныфлары укучылары арасында да татар һәм рус филологиясе факультетына керергә әзерләнүчеләр юк түгел. 17нче татар гимназиясе җитәкчесе Әлфия Галиева фикеренчә, татар филологиясе бүлекләрендә абитуриентлар өчен урыннар кимесә, анда баручы балалар да кимиячәк.

Алай да, бу гимназия укучылары, киләчәктә урын таба алмабыз, дип кайгырмый. 17нче татар гимназиясе җитәкчесе Әлфия Галиеваның әйтүенә караганда, бу уку йортын 2011 елда 33 укучы тәмамлый. Алар арасында күбесе химия-технология университетына барырга җыена, Федераль университетта инглиз һәм математика укытучылары белгечлеген, татар һәм рус филологиясе бүлекләрен, энергетика университетын сайлаучылар бар.

Моңарчы да бу гимназияне тәмамлаган балалар татар теле белгечлеген генә түгел, башка һөнәрләрне дә үзләштерде. Ел саен 95% укучылар югары уку йортларына керә, ди гимназия җитәкчесе.

Биредәге укучылар бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә быел беренче тапкыр биреп карый. Үткән уку елында гимназиядә чыгарылыш сыйныфы булмаган.

2009 елда укучылар арасында БДИны 100 һәм 80нән артык баллга тапшырган. Ягъни бу балалар татар гимназиясендә укып, яхшы белем алган.

17нче татар гимназиясе укучылары һәм җитәкчесе Әлфия Галиева, Казан.
БДИны урысча бирер өчен, хәзерге вакытта гимназиядә бөтен фәннәрдә төшенчәләр татар һәм урыс телләрендә бирелеп бара.

“Шәһәрдәге балаларга урысча имтихан бирү алай ук авыр түгел, чөнки алар татарча укыса да, гимназия тышында урысча да аралаша. Ә менә авыл, район җирендә уку да, аралашу да гел татарча барганда БДИны урыс телендә бирү авыр булырга мөмкин”, ди гимназия җитәкчесе.

Әлеге уку йортында татар теле фән булырак, гадәти мәктәпләр белән бер ук күләмдә укытыла. Математика, химия, физика һәм башка дәресләр дә бу гимназиядә татарча алып барыла.

Мәктәптә педагогика һәм психология юнәлеше, шулай ук химия фәне дә тирәнтен укытыла. Мәктәп компоненты кысаларында инглиз теле тирәнтен укытучы мәктәпләр дәрәҗәсендә бирелә.

17нче татар гимназиясе укучылары
Гимназия җитәкчесенең әйтүенә караганда, БДИ имтиханы урысча гына бирелә башлаганнан соң, беренче сыйныфка килүче сабыйлар саны кимемәгән. Үткән елда мәсәлән, уку йортына 42 бала кабул ителгән.

“Ата-аналарны фәннәрне тирәнтен укыту, гимназиянең техник яктан җиһазландырылуы гына түгел, күбесенчә яхшы укытучылар җәлеп итә. Бездә мөгәллимнәр көчле, шулай ук гимназиядә әхлакый тәрбиягә дә күп игътибар бирелә”, ди гимназия җитәкчесе Әлфия Галиева.

1нче апрельдән беренче сыйныфка укучылар кабул ителә башлады.
Гадәттә, беренче сыйныфларга барлыгы 45-50 тирәсе бала җыялар. Әлегә 17нче гимназиядә укырга теләүче балалардан 23 гариза теркәлгән.

“Әле иртә, килмәсләр дип курыкмыйбыз, килерләр”, ди Г.Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясе җитәкчесе.
XS
SM
MD
LG