Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда икътисади саммит узды


Кытайның Һайнан утравында дөнья икътисадында Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африканың урыны турында сөйләшү булды.


Дөньяның бу биш дәүләтендә икътисад бик тиз үсә. Бүгенге очрашуда ил башлыклары глобаль дөньяда үз йогынтыларын арттыру юллары турында фикер алышты.

BRICS төркеме җыенында Көньяк Африка беренче тапкыр катнашты. Саммит барышында дөньяның төрле якларында булган бу илләрнең уртак мәнфәгатьләре булуы ачыкланды.

Русия президенты Дмитрий Медведев, “BRICS илләренең икътисади мөмкинлекләре, сәяси йогынтысы һәм үсеш планнары бик үзенчәлекле”, дип белдерде.

"Бу илләрнең хезмәттәшлекне нәкъ хәзер ныгытуы очраклы хәл түгел", диде Кытай президенты Һу Дзинтао.

Кытай һәм Русия президентлары Һу Дзинтао һәм Дмитрий Медведев
“Дөньяда тирән һәм катлаулы үзгәрешләр бара. Озын мөддәтле тынычлык һәм үсеш өчен халыкара бәйләнешләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыту, икътисад белән идарә итүне җайга салу, үсештә булган илләрнең тавышын ишеттерү бик мөһим”, диде Һу.

Саммитта кабул ителгән резолюциядә BRICS төркеме халыкара валюта резервы фонды булдырырга чакырды.

Шулай ук БМО Иминлек Шурасы эшенә үзгәреш кертеп, үсештә булган илләрнең тавышын ишеттерү мөмкинлеге булдырырга кирәк, дип мөрәҗәгать итте.

Хәзерге вакытта Иминлек Шурасында Русия белән Кытай даими тавыш бирү хокукына ия. BRICS төркеменең калган әгъзалары чиратлашып әгъза була.

Җыенда катнашкан ил башлыклары Либиядә көч кулланудан тыелырга чакырды.

BRICS төркеменә кергән илләргә моңарчы халыкара финанс җыеннарында үз мәнфәгатьләрен якларга бик ирек бирелмәде.

Кытайның Санья шәһәрендә BRICS саммиты
Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына керүе турында сөйләшүләр 18 елга сузылды. Мәскәү бу процессның артык сәясиләштерелгән булуына зарланды.

BRICS илләрендә яшәүчеләр дөньяда яшәгән халыкның 40% тәшкил итә, аларның глобаль үсешкә керткән өлеше 18%.

Узган елда гына Халыкара валюта фонды Кытайга тавыш бирү хокукы бирде. Соңыннан Һиндстан, Бразилия һәм Русиянең вәкаләтләре дә арттырылды.
XS
SM
MD
LG