Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау алдыннан мәгарифкә дә акча тамарга тора


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко катнашында Казанда үткән җыелышта мәгариф мәсьәләләре тикшерелде.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко катнашында Казанда үткән җыелышта мәгариф мәсьәләләре тикшерелде.

14 апрель көнне Татарстанга Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко килеп китте. Казан Ратушасында төрле төбәкләрнең мәгариф җитәкчеләре катнашында узган русиякүләм җыелышта мәгариф системасын модернизацияләү, укытучыларның хезмәт хакларын күтәрү һәм башка мәсьәләләр хакында сүз барды.


Әйтергә кирәк, Татарстан башкаласында оештырылган җыелыш бер сәгатькә соңарып башланса да, төбәкләрдәге мәгариф системасын өстәмә финанслау программасы мәсьәләсе мәгариф түрәләрендә төрле сораулар тудырды.

Шуны да әйтергә кирәк, журналистлар бу очрашуны аерым бүлмәдән, телевизор экраннарыннан гына күзәтте. Күрәсең, каләм ияләренең “кирәкмәгән” сорауларыннан котылу юлын шулай тапканнар.

Төбәкләр мәгарифенә 120 миллиард сум

Русия фән һәм мәгариф министры сүзләренә караганда, 2011-2013нче еллар арасында мәгариф системасын заманчалаштыру өчен 120 миллиард сум акча тоту планлаштырыла. Ә шуның 20 миллиарды инде быел ук таратылачак икән. Бер караганда бу күп тә шикелле, ләкин кораллану өчен триллионнар сарыф ителгәндә, әлеге сумма диңгездәге тамчы кебек кенә кала.

Фурсенко сүзләренчә, бу акчалар да бушка гына таратылмаячак. Моның өчен мәгариф өлкәсендә төбәкләрнең үз проектлары булырга тиеш. Ә федераль үзәк белән килешү вакыты август башына билгеләнгән.

"Тема бик катлаулы. Без моны аңлыйбыз. Һәм шулай ук мондый мөмкинлектән баш тарту дөрес булмас иде. Дәүләтебез мәгарифтәге проблемнарны ишетеп, безгә ярдәм кулын сузды", дип белдерде министр.

"Без ни булуга карамастан мондый мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга тиешбез. Һәм сез дә, тикмәгә генә акча өләшү файда китерми дигән фикеремне хупларсыз, дип ышанып калам. Без моның белем бирү сыйфатын яхшырта торган бер чара булуын аңларга тиеш", диде ул.

Русия мәгариф һәм фән министры чыгышыннан соң сүз Татарстан мәгариф министрына бирелде.

"Татарстан мәгарифендә бар да ал да гөл"

Аның сүзләренчә, республикада мәгариф өлкәсендә төрледән-төрле проектлар гамәлгә кертелә. Ул, Татарстан мәктәпләрендә заманча технологияләр үзләштерелә, электрон белем бирү оештырыла, Сингапур кебек чит илләрнең тәҗрибәсе файдаланыла, укытучыларга бушлай ноутбуклар тапшырыла, укучыларны мәктәп автобуслары белән укырга йөртү системасы тормышка ашырыла, дип белдерсә дә, республикада ничә мәктәпнең "оптимальләштерелүе" хакында мәгълүмат биреп тормады.

Гыйлметдинов сүзләренчә, бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруда да республика укучылары уңышларга ирешкән. Әйтик, бу имтиханны тапшыруда Татарстан укучыларының күрсәткечләре 2009 елда Русиядәге урта күрсәткечләрдән түбән булса, 2010 елда алга китеш күзәтелгән.

Татарстан министрының ярты сәгатьтән арткан чыгышын, Мәскәү министры ахырдан бүләргә мәҗбүр булды. "Татарстанда мәгариф өлкәсендә башкарылган яхшы эшләр белән кунакларны куркытып бетермәгез" дип, шаяртып алды.

Төбәкләрдән килгән мәгариф министрларын исә күбрәк укытучыларның хезмәт хакларын арттыру темасы кызыксындырды.

Укытучыларның хезмәт хакы күпмегә арта?


"Бер караганда укытучыларның хезмәт хаклары начар дип әйтмәс идем мин", диде Фурсенко. "Олы яшьтәге укытучылар пенсиягә китәргә ашыкмый, ә яшьләргә урын юк. Беркемгә дә сер түгел: укытучылар 45 яшькә җиткәч, хезмәт хакларына өстәп һөнәри пенсия дә ала бит әле", дип җавап бирде ул сорау юнәлтүчеләргә карап.

Фурсенко сүзләренчә, укытучыларның хезмәт хакларын төбәк икътисадындагы уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә җиткерү максаты куела. Әмма федераль үзәк финансларны җиңел генә бирергә уйламый. Моның өчен республика һәм төбәкләрнең үзләренең дә укытучыларның хезмәт хакларын күтәрү эшендә катнашулары сорала.

Үзәктән бирелә торган субсидияләр исә төбәкләрнең бюджетына һәм күпме укучы булуына карап бүленәчәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге фикергә җавап йөзеннән: "Русиядә 13 донор регион бар. Шулар арасына без дә керәбез. Ә мондый донорларның хәлен аерым карарга кирәк. Икътисадыбызга карап без елына 10 миллиард сум субсидия бүләргә тиеш булабыз. Ә бу исә мөмкин түгел" дип, үз сүзен әйтте.

Җыелышта сөйләшенгән сүзләрдән чыгып шуны әйтергә була: Мәскәү түрәсе укытучыларның хезмәт хакын 30%ка арттыру ягында тора.

Дума сайлаулары якынайгач, пенсияне бераз күтәреп, хәрбиләр һәм табипларның да хезмәт хакларын арттыру вәгъдәләре бирелә. Хәзер инде боларга өстәп, укытучылар күңелендә дә өмет чаткылары уятмакчы булалар.
XS
SM
MD
LG